Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
1 июль 2019, 18:31

Радий Хәбиров Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырды

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясенә Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидат итеп теркәлү өчен Радий Хәбиров документлар тапшырды.

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясенә Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидат итеп теркәлү өчен Радий Хәбиров документлар тапшырды.

Кандидат урындагы үзидарә органнарының 476 депутаты кул куйган хуплау кәгазьләрен, Федерация Советы әгъзасы вазыйфасына тәкъдим ителгән өч кандидатура хакында мәгълүмат, чит ил банкларында акча сакламавы, чит илләрнең финанс инструментлары белән файдаланмавы хакында белешмә, беренче финанс отчеты тәкъдим итте.

Республика Башлыгы вазыйфасына 11 кандидат дәгъва итә. Радий Хәбиров сайлау комиссиясенә документларын беренче булып тапшырды.
Читайте нас: