Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
4 июнь 2019, 12:14

Игелек һәм бәрәкәт артсын!


Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика мөселманнарын Ураза бәйрәме белән тәбрикләде. Анда болай диелә:

“Чын йөрәктән сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән тәбриклим.

Ата-бабаларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, аларның васыятенә тугры булып, без рухи үсешкә омтылабыз, изге гамәлләр кылабыз, мохтаҗларга ярдәм итәбез. Бүген мөселманнар туганнары һәм якыннары белән җыелып, ураза тәмамлануны билгели, бер-берсенә ихтирамын белдерә, күңел җылысы белән уртаклаша, якыннары рухына дога кыла.

Безнең республикада һәр милләт һәм дин кешесе өчен лаеклы киләчәк, чәчкә аткан Башкортстанны төзү өчен барлык шартлар да бар. Бездә гаилә кыйммәтләре, диннәр арасындагы һәм дәүләт-конфессияләр хезмәттәшлеге ныгый.

Хәйриячелек эше, яшь буынга рухи тәрбия бирү, иҗтимагый тормышта актив катнашып, республикада тынычлыкны ныгытуга салган хезмәтләре өчен Башкортстанның мөселман өммәтенә ихлас рәхмәт белдерәм.

Изге Ураза бәйрәме сезнең йортларга җылылык, ышаныч нуры һәм күңел тынычлыгы алып килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, һәр изге эштә уңышлар телим.”
Читайте нас: