Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
24 Май 2019, 12:24

Төлгезбаш авылы «Аек авыл» республика конкурсында катнаша

Аскын районы башкортлары корылтай утырышында Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин “Аек аыл” республика конкурсына старт биргән иде. Бу чарада дүрт — Төлгезбаш, Башкортстан, Карткисәк, Үршәде авыллары шушы бәйгегә кушылу теләген белдерде. Шуның белән бәйле Төлгезбаш авылында тәүге оештыру утырышы үтте. Анда Аскын районы хакимияте башлыгы Ришат Дихин, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Заһир Ишкин, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты әгъзасы, 166нчы башкорт балалар бакчасы җитәкчесе Гөлсара Килдеголова катнашты.


Чараның төп өлешенә кадәр Уфа кунаклары кул эшләре күргәзмәсе белән танышты. Монда авылның уңган абый-апалары күз явын алырлык эшләрен куйган иде. Әйтергә кирәк, алар арасында бик борынгы тастымаллар, ыргак белән бәйләнгән өстәл япмалары да бар иде. Аскын тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Әнзирә Ногыманова сугылган келәмнәр, йөз еллык күлмәкләр дә алып килгән иде. Күргәзмәне бигрәк тә Гөлсара Шамил кызы җентекләп һәм һәм сокланып карап: “Халыкның иң матур кул эшләре үрнәкләрен саклаганыгыз, шул ук вакытта заманча технологияләрне үзләштергәнегез өчен рәхмәт сезгә!”, — диде. Тирмәдә авыл уңганнары пешергән ризыклардан авыз иткәндә дә, ул милли аш-суның төрлелегенә хәйран калып, авыл хатын-кызларының искитмәле оста булуларын билгеләде һәм рәхмәт әйтте.

Төлгезбаш, Олыкүл, Яңа Карыш, Усаклы-Елга авылларыннан сугышка китеп, һәлак булган 107 яугирнең, шулай ук исән кайткан 96 фронтовикның исеме теркәлгән стелага чәчкәләр дә салынды бу көнне.

Чараны Аскын районы башкортлары корылтае рәисе Фәйрүзә Юнысова алып барды. Ул бәйгенең зур әһәмияте, Аскында эшсөяр, тырыш халык яшәве, күп авылларның конкурста катнаша алырлык булуы турында сөйләп, сүзне кунакларга бирде.

Уфа кунаклары бәйге шартлары, урындагы халыкның уңганлыгы, рухлы булуы белән сокланулары, башкорт телен, милли асылыбызны саклап калу, аек тормыш алып бару кирәклеге турында сөйләде.

Чарада “Ак инәйләр коры” оешмалары җитәкчеләре, авыл старосталары, туган як тарихын өйрәнүчеләр дә үз сүзен әйтте.

Арытаба сәхнәдә республикада киң билгеле, халыкара конкурсларда җиңүләр яулаган “Аргымак” этно-рок төркеме чыгыш ясады. Егетләрнең рухлы, патриотик җырлары яңача яңгыравы, башкорт көйләренә биетүе, ил-җир иминлеге өчен догалар укуы кешеләр күңеленә көчле тәэсир итте.

Бөтендөнья башкортлары корылтае вәкилләре бу көнне авылның хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Бәхтегәрәй Гыйззәтуллинның хәлен дә белде. Бәхтегәрәй Зиннәтулла улы бик яшьли сугышка алынып, 1956 елда гына туган якларына әйләнеп кайта. Җыр-моңга гашыйк Наилә Закирҗан кызы белән тормыш корып, дүрт балага гомер бирәләр. Бер уллары Әфган сугышы ветераны. Яугир сугыш еллары истәлекләре белән ихлас бүлеште.

Уфа кунаклары башлангыч мәктәптә, балалар бакчасында һәм музейда булды.

Чарага кунаклар югары бәһа биреп, бәйгедә уңышлар теләде.

Чулпан Гыйльметдинова.

Автор фотолары.
Читайте нас: