Район хакимияте башлыгы Ришат Дихин авыл хуҗалыгы һәм икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Владислав Гыйльванов белән бәйрәм алдыннан рапс һәм ашлык культураларын эшкәртү заводы төзелешен карадылар. Җитештерү начальнигы Игорь Щекатуров, прораб Илдус Закарин белән әңгәмә барышында бу объектта эшләр ничек баруын белделәр.
— Әлегә нигез өчен котлован казылган, барысы да геодезист тарафыннан тикшерелде. Төзелеш материаллары ташыйбыз: ком, вакташ, арматура — бөтенесе дә сертификацияле. Кирәк-ярак саклау йортлары төзелгән, каравыл бар, — дип сөйләде Илдус Хәлит улы.
Хезмәткәрләр кирәкме дигән сорауга ул эшкә керергә теләүчеләр исемлеге зур, әмма эшчәнлек зуррак җәелдерелгәч алачакларын әйтте. Илдус Хәлит улы һәрберсе белән шәхсән аралаша.
Игорь Михайлович завод ничек эшләячәге турында сөйләде.