Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
17 апрель 2019, 18:00

Ватанга сөю тәрбияләнә!

Башкортстан дәүләт университетында республика Ветераннар советының Урыс географик җәмгыяте белән берлектә

Башкортстан дәүләт университетында республика Ветераннар советының Урыс географик җәмгыяте белән берлектә “Ватан” Бөтенрусия фәнни-тикшеренү конференциясенең туган якны өйрәнү буенча чираттагы республика этабы узды.

Биредә “Шәҗәрә”, “Сугыш тарихы”, “Якташлар”, “Туган як турында язмалар”, “Туган якның мәдәнияте һәм фольклоры”, “Этнография”, “Бөек Ватан сугышы”, “Табигый мирас” номинацияләрендә республиканың төрле район-шәһәрләреннән мәктәп укучылары көч сынашты.

Беренче көнне укучылар фәнни эшләре белән чыгыш ясаса, икенче көнне аларны БДУның зоология, этнография, геология, университет музейларында экскурсияләргә җәлеп иттеләр.

– Бу бик тә мөһим чара. Чөнки биредә Туган илгә, телгә, кече ватанга патриотлык тәрбияләнә. Балалар туып-үскән төбәкләрендәге шәхесләрне якыннан өйрәнә, – ди жюри әгъзасы Байрас Бурангулов.

Шунысы да мөһим: алган урыннары һәм дипломнары өчен әлеге уку йортына кергәндә балаларга өстәмә баллар да биреләчәк.
Читайте нас: