Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
12 март 2019, 11:34

Ике эре проект тикшерелде

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Республика йортында инвесторлар белән “Инвестиция сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Республика йортында инвесторлар белән “Инвестиция сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Утырышта авыл хуҗалыгында эре проектларга бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Шуларның берсе — Илеш районының “Урожай” токымчылык заводы нигезендә сөтчелек комплексы төзү. Заводның генеральный директоры Айдар Мөхәрләмов аңлатуынча, проект өч сыер һәм бозау абзарын, саву залын төзүне күзаллый. Заманча төзелеш корылмалары район предприятиеләренең берсендә әзерләнәчәк. Комплексның проект куәте — елына 13 мең тонна сөт җитештерү. Гомум инвестицияләр күләме 500 миллион сум тәшкил итәчәк.Вице-премьер вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, әлеге проект — республика инвесторлары активлыгының яхшы үрнәге. Комплекс концепциясе заманча технологияләрне файдалануны күзаллый. Аерым алганда, тиз күтәрелүче, арзанлы каркаслы корпуслар турында сүз бара. Шул ук вакытта эшләрнең бер өлеше урындагы бизнес ярдәмендә башкарылачак. Бу муниципалитет өчен өстәмә файда бирәчәк.

Радий Хәбиров проектка булышлык итү чараларын әзерләргә һәм киләсе “Инвестиция сәгате”нә тәкъдим ителгән карарларны тикшерергә кушты.

Икенче проект — Аскын районында рапс, шулай ук бөртекле культуралар үстерү һәм аларны эшкәртү буенча комплекс булдыру.

Беренче чорда инвестор булып торучы “Олеокемикс” компаниясе орлыкларны эшкәртү буенча завод төзүне һәм елына 5 мең тонна үсемлек мае җитештерүне планлаштыра. Киләсе чорда инвестор ашлыкны саклау өчен элеватор төзергә, шулай ук җитештерүне үз чималы белән тәэмин итү өчен рапс һәм бөртекле культуралар үстерергә ниятли. Гомум инвестицияләр күләме 1,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. Әлеге вакытта займ акчалары җәлеп итү вариантлары карала.

Төбәк җитәкчесе Хөкүмәткә проектны графикка ярашлы эшкә кушу өчен банк оешмалары белән эштә булышлык итүне йөкләтте.
Читайте нас: