Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
5 март 2019, 12:25

Хәвефсезлекне тәэмин итү – мөһим бурыч

Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың Террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив штабның берлектәге утырышын үткәрде.

Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың Террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив штабның берлектәге утырышын үткәрде.

– Республиканың 100 еллыгына багышланган төп тантаналарны үткәрү өчен аз гына вакыт калып бара. Бәйрәм чаралары марттан алып ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Тантанада ил җитәкчелегенең, башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән делегацияләрнең катнашуы көтелә. Иң мөһим бурычыбыз – территориядә хәвефсезлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү, – диде төбәк җитәкчесе.Утырышта, шулай ук, Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар үтәчәк урыннарда террорчылыкка каршы тору, гражданнар хәвефсезлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү турында сүз барды.
Читайте нас: