Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
5 март 2019, 12:37

Аскынлылар булдыра!

"Хатын-кыз - милләт анасы" III Республика бәйгесенә йомгак ясалды, дип хәбәр иткән идек инде. Елдан-ел аның географиясе киңәя, катнашучылар саны арта.

"Хатын-кыз - милләт анасы" III Республика бәйгесенә йомгак ясалды, дип хәбәр иткән идек инде. Елдан-ел аның географиясе киңәя, катнашучылар саны арта. Республикабызның төньяк-көнчыгышында урнашкан Аскын районы вәкилләре дә быелгы бәйгедә актив катнашты.


Аскын район Советы секретаре, район Хатын-кызлар оешмасы рәисе Рима Нәбиуллина җитәкчелегендә алты кешедән торган делегация финалга үтте.


Иске Казанчы авылыннан "Агинәйләр коры" җәмәгать оешмасы рәисе, мәгариф ветераны Мәмдүнә Гафурҗанова, Кашкадан "Агинәйләр коры" җәмәгать оешмасы рәисе Сания Салихова, Аскын мәгълүмат үзәге директоры, район гәзитләренең баш мөхәррире Фәйрүзә Юнысова, Аскынның 2нче мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Хәтмуллина, шушы ук мәктәпнең пионервожатые Оксана Кухарчук, Аскын тарих-туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Әнзирә Ногманова әлеге бәйгедә көч сынаштылар.


Алар, мәртәбәле конкурс җиңүчеләре буларак, диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Моннан тыш, Фәйрүзә Юнысова, Сания Салихова һәм Әнзирә Ногманова төрле номинацияләрдә дә җиңү яулады.



- Бик уңай тәэссоратлар алып кайттым. Мондый бәйгеләрдә катнашырга теләгем зур булса да, үземне сынап караганым юк иде. Эшләгән эшләр күп булса да, без аларны күрсәтә белмибез бит. Ниһаять, миңа мондый мөмкинлек елмайды. Портфолио эшләгән чорда үз-үземә анализ ясадым, эшләнгән эшләрне, киләчәккә планнарны барладым. Республика күләмендә мондый эш барылуы сөендерә. Кешеләрне күреп, тәҗрибә туплыйсың, эшләргә, яшәргә илһам җыясың, - дип уртаклаша гаилә институтын ныгытуга һәм гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен саклап калуга актив гражданлык позициясе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Әнзирә Мөкәрәм кызы.


Чарада катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады, иң мөһиме — ул гүзәл затларның милләт анасы буларак абруен күтәрүгә зур этәргеч булды.


Читайте нас: