Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
6 ноябрь 2018, 11:55

Халык кайда – шунда булырга!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика һәм муниципаль киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика һәм муниципаль киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Мәгълүмат чараларының эшчәнлеге төбәк Башлыгының 30 октябрьдәге указына ярашлы, “Башинформ” дәүләт предприятиесе тарафыннан координацияләнә.


Радий Хәбиров мәгълүмат чараларының, аеруча район гәзитләренең мөһим социаль бурыч үтәвен билгеләде.

– Җәмгыятьтә гаделлек тантана итү аерым әһәмияткә ия. Моңа сез игътибарлы булырсыз, дигән ышанычтамын. Әгәр сез гаделсезлекләрне күрмәсәгез, моны сезнең өчен Интернет һәм социаль челтәрләр эшләячәк, – диде Радий Фәрит улы.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең төп принципы – кешегә йөз белән борылу.

– Әле без социаль челтәрләрдә эшлибез. Бу да кешегә йөз белән борылу. Район хакимияте башлыгы Интернет аша халык белән аралаша икән, кешеләр моңа өйрәнә. Бу коммуналь мәсьәләләрне оператив чишәргә, территория белән нәтиҗәле идарә итәргә булыша, – диде Радий Хәбиров. – Интернетсыз яшәп булмый. Анда эшләргә кирәк. Халык кайда, без шунда булырга, алар социаль челтәрләрдә “утыра” икән, без алар янына килергә тиеш.
Читайте нас: