Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
11 сентябрь 2018, 13:49

Милек салымнарын 3 декабрьгә кадәр түлә

Башкортстан Республикасы салым органнары тарафыннан салым кәгазьләрен тарату башланды.

Башкортстан Республикасы салым органнары тарафыннан салым кәгазьләрен тарату башланды. Шәхси кабинеттан файдаланучылар аларны электрон төстә алды. Калган салым түләүчеләргә яшәгән урыннары адресы буенча юнәлтелде һәм Русия почтасы тарафыннан 1 ноябрьгә кадәр илтеп җиткерелергә тиеш. Исегезгә төшерәбез, 2017 елга милек салымнарын түләү вакыты — 2018 елның 3 декабренә кадәр.

Түләү өчен квитанцияләр, гадәттәгечә, салым кәгазьләренә беркетелгән. Кайбер гражданнарга милекнеке белән бергә тагын бер — физик шәхеснең кеременә салым кәгазе булырга мөмкин. Бу салым агенты (оешма яки шәхси эшкуар) нинди физик шәхескә керем түләнгәне һәм кеременнән салым тотылмаганлыгы турында инспекциягә хәбәр иткән, шул салым түләүчеләргә кагыла. Салымны банк яки Русия почтасы бүлекчәсендә, түләү терминаллары аша, шулай ук онлайн режимда Шәхси кабинеттан яисә Федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) “Салымнарыңны түлә” Интернет-сервисын файдаланып түләргә мөмкин.

Республиканың салым органнары искәртә, Башкортстан Республикасы территориясендә өченче ел инде физик шәхес милкенә салым күчемсез милек объектының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә (җир салымы 2006 елдан инде кадастр бәясе буенча исәпләнә). Яңа тәртипне этаплап кертү өчен законда беренче өч елга киметелгән коэффициентлар каралган. Шулай, 2017 елга салым исәпләүдә 0,6 киметелгән коэффициент кулланылган (2015 елга — 0,2, ә 20016 елга 0,4 булган). Милеккә салым кадастр бәясе буенча исәпләнгән төбәкләр өчен өченче һәм аннан соңгы чорларга салымның узган чор белән чагыштырганда 10%тан артык күтәрелүен чикләүче коэффициент кертелә.

Салымнарны исәпләү милек объектлары турында теркәүче органнар тарафыннан бирелгән мәгълүматлар нигезендә генә башкарыла. Монда салым түләүченең вакытында хәбәр ителгән барлык льготалары исәпкә алына.

Физик шәхесләрнең җир һәм милек салымы буенча өстәмә льгота һәм ставкалары урындагы үзидарә вәкаләтле органнары тарафыннан билгеләнә. Тулырак мәгълүмат Федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) “Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам” электрон сервисында урнаштырылган.

Фәйрүзә Юнысова әзерләде.
Читайте нас: