Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
31 август 2018, 18:15

Үзәктә – коррупциягә каршы көрәш

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышын үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышын үткәрде.


Төбәк җитәкчесе Русия Президенты Владимир Путинның 2018-20 елларга Коррупциягә каршы тору буенча дәүләт планын раслау турында указга кул куюын белдерде. Документ әлеге өлкәгә кагылышлы законнарны үтәүгә контрольне көчәйтүне күзаллый. Аерым алганда, коррупция дәрәҗәсенә бәя бирү өчен социологик тикшеренүләр үткәрү, аерым категория хезмәткәрләргә коррупциягә каршы кайбер тыюлар һәм чикләүләрне куллану, туганнар турында мәгълүмат алуны киңәйтү каралган.

Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, тиешле үзгәрешләр республиканың коррупциягә каршы планына кертелгән дә инде. Мәсәлән, киләсе елның 1 гыйнварыннан кереме һәм милке турында мәгълүмат тапшырырга тиешле чиновниклар моны махсус компьютер программасы ярдәмендә эшләргә тиеш. Бу барлык дәрәҗә депутатларга, дәүләт һәм муниципаль учреждение җитәкчеләренә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә кагыла.

Моннан тыш, федераль законга ярашлы, агымдагы елдан башлап, урындагы Советлар депутатлары керем­нәре турындагы мәгълүматны республика Башлыгына тапшырырга тиеш. Рөстәм Хәмитов әлеге таләпне үтә­мәгән 25 депутатның үз мандатын югалтуы турында искә төшерде.

– Илдә коррупциягә каршы көрәш таләпләрен бозган кешеләрне, ышанычны югалту сәбәпле вазыйфасыннан бушатылганннар исемлегенә кертү практикасы бар, – диде төбәк җитәкчесе. – Советлар рәисләренә бу мәгълүматны депутатларга җиткерергә кирәк. Гомумән, җитәкчеләр һәм хезмәткәрләргә коррупциягә каршы законнарны үтәмәгән өчен нинди нәтиҗәләр көтүен активрак аңлатырга кирәк.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Иҗтимагый хәвеф­сезлек советы составында оештырылган яңа структура – Коррупциягә каршы көрәш буенча идарә булдырылуы турында сөйләде. Рөстәм Хәмитов идарә составына тәҗ­рибәле һәм белемле хезмәткәрләр керүен ассызыклады, ә яңа структура эше нәтиҗәсе аның шәхси контролендә булачак.
Читайте нас: