Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
27 июль 2018, 13:35

Хөкүмәт сакчыл булырга тиеш

Башкортстанда “Сакчыл хөкүмәт” проектын гамәлгә ашыру буенча Координацион советның икенче утырышы узды.

Башкортстанда “Сакчыл хөкүмәт” проектын гамәлгә ашыру буенча Координацион советның икенче утырышы узды. Аны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов алып барды.


Быел февральдә республиканың 14 дәүләт органы үз эшен “Сакчыл производство” принципларыннан чыгып оештыра. Ул “Росатом” дәүләт корпорациясе ярдәмендә эшләнгән һәм башкарма власть органнарында нәтиҗәсез чыгымнарны бетерү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү нигезендә производство процессларын оптимальләштерүгә юнәлтелгән.

– “Сакчыл хөкүмәт” философиясе үзе үк процессларны даими камилләштерүгә, оптимальләштерү юлларын эзләүгә һәм югалтуларны булдырмауга нигезләнгән. Хәзер вакытны һәм ресурсларны экономияләү исәбенә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү кебек җитди бурычларны хәл итү мөһим, — диде Рөстәм Хәмитов.

“Сакчыл хөкүмәт” принципларын гамәлгә кертү аерым тармакларның, шулай ук төбәкләрнең һәм тоташ Русиянең, икътисадын күтәрүне күздә тота. Очрашу кысаларында проектка муниципалитетларны җәлеп итү мөмкинлеге турында фикер алышу булды. Тиздән ул Октябрьский, Нефтекама шәһәрләрендә, Белорет районында сынау үтәчәк һәм аларның тәҗрибәсе таратылачак.

Проектны гамәлгә ашыру барышы турында проект офисы җитәкчесе, республика Башлыгы эшләре идарәчесе Ринат Шагалин җиткерде. Ул белдерүенчә, министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан сайлап алынган һәм оптимальләштерү үткән процесслар, нигездә, дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшыртуга һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауга юнәлтелгән.

1 июльдә 43 процессны оптимальләштерүне күздә тот­кан беренче этап тәмамланган. Аларның яртысыннан күбрәге анализланганнан һәм яхшыртылганнан соң, әлеге процесслар 2-4 тапкыр тизрәк үтәлә башлаган.

Рөстәм Хәмитов оптимальләштерү нәтиҗәсендә эшсез калган гражданнар турында онытмаска, аларны хезмәт коллективларында саклау җаен карарга кирәклеген белдерде.
Читайте нас: