Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
10 июль 2018, 12:34

Исемлектә — 168 кандидат

“Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе төбәк бүлекчәсенең конференция эшендә безнең районнан да делегатлар — партиянең урындагы бүлекчәсе секретаре Фларит Усманов, аның урынбасары Рима Нәбиуллина һәм урындагы башкарма комитет җитәкчесе Айгөл Сөләйманова катнашты.

Анда республика буенча барлыгы 220дән артык делегат катнашты. Конференцияне Дәүләт җыелышы рәисе, партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев алып барды.

Аның барышында партиялеләр БР Дәүләт җыелышы-Корылтай сайлауларына алтынчы чакырылыш кандидатларын чыгарды.

Бердәм сайлау округы буенча гомум республика исемлеген Төбәк башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкләде. Шулай ук БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Оксана Савченко һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов керде. Төбәк төркемдә тагын 165 кеше, шулай итеп, исемлек буенча 168 кандидат, бермандатлы округ буенча 55 кеше тәкъдим ителде.

3 июньдә Башкортстанда алдан тавыш бирү үтте. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлау 9 сентябрьгә билгеләнгән. Республика халкына 110 депутат сайлау көтелә. Аларның яртысы – бер мандатлы округлар, калган 55е бердәм сайлау округы буенча сайланачак.

Наталья Пушкарева

әзерләде.
Читайте нас: