Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
29 Май 2018, 12:18

Үзара ышаныч – уңыш нигезе

Русия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форум кысаларында үткән “Ышаныч икътисадын булдыру” дип аталган пленар утырышта чыгыш ясады.

Русия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форум кысаларында үткән “Ышаныч икътисадын булдыру” дип аталган пленар утырышта чыгыш ясады. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты.


Форумга чит ил дәүләт һәм хөкүмәтләре башлыклары, Русия һәм халыкара компания һәм банклар җитәкчеләре, дөньяның әйдәүче экспертлары һәм сәясәтчеләре чакырылган иде.

Хөрмәтле кунаклар – Франция Президенты Эммануэль Макрон һәм Япония Премьер-министры Синдзо Абэ. Пленар утырышта, шулай ук, Халыкара валюта фонды директоры Кристин Лагард һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе урынбасары Ван Цишань катнаштылар.

– Санкт-Петербургта оештырылган очрашулар яхшы традициягә әверелде, – диде Владимир Путин. – Бүген, халыкара сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләр ныклыгы сыналган чорда, мондый фикер алышулар аеруча мөһим.

Русия Президенты үз чыгышында, шулай ук, илнең киләчәген күзаллаучы төп принципларны билгеләде.

– Безнең өчен дәүләт мөстәкыйльлеген тәэмин итү һәм милли йөзебезне саклау мөһим, – диде ул. – Шул ук вакытта үсештә омтылыш ясау, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча алдынгы илләр исемлегенә керергә кирәк. Без, үзара ышаныч һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ирешеп, уңышка ирешербез, дип ышанам
Читайте нас: