Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
29 Май 2018, 13:13

Башкортстан 30 миллиард сумлык килешүләр төзеде!

Санкт-Петербург шәһәрендә узган XXII Халыкара икътисади форумда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкләгән Башкортстан делегациясе 30 миллиард сумлык килешүләр төзеп кайтты.

Санкт-Петербург шәһәрендә узган XXII Халыкара икътисади форумда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкләгән Башкортстан делегациясе 30 миллиард сумлык килешүләр төзеп кайтты. Бу хакта республика Башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.


Аерым алганда, “Роснефть” нефть компаниясе, “КамАЗ” акционерлар җәмгыяте, Стратегик инициативалар агентлыгы белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында килешүләр төзелде.

Моннан тыш, республика Хөкүмәте “Башмилк Агро”, “Олеокемикс”, “Фермер ит җитештерү компаниясе”, “САВА-Агро-Өсән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре белән авыл хуҗалыгы өлкәсендәге башлангычларны бергәләп тормышка ашыру турында килеште. Урал индустриаль төзелеш компаниясе ярдәмендә Уфада тимер-бетон изделиеләр эшләү заводы файдалануга тапшырылырга тиеш; “Юнистрой” ҖЧҖ белән берлектә Благовещенск каласында косметика һәм тукыма эшкәртү матдәләрен җитештерү һәм кою цехы гамәлгә керәчәк; “ТехноНИКОЛЬ” корпорациясе исә республикада төзелеш өчен таш җитештерү карьерын эшкәртүдә ярдәм итәчәк.

Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе “SALIZ Red Fox” һәм “ПОЛИПЛАСТИК төркеме” белән дә үзара хезмәттәшлек турындагы килешүләргә кул куйды.

Форум кысаларында Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы, Технологик үсеш агентлыгы, Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк, Русиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе, ”Алмаз-Антей” концерны, “Русагро” компанияләре төркеме, “Heineken” һәм “AB InBev Efes” сыра җитештерү компанияләре җитәкчелеге белән эшлекле сөйләшүләр үтте. Шулай ук “Внешэкономбанк” рәисе урынбасары, “Моношәһәрләрнең комплекслы үсеше”программасы җитәкчесе Ирина Макиева, “Моношәһәрләрнең үсеш Фонды” генераль директоры Илья Кривогов белән алдагы хезмәттәшлек турында фикер алышулар узды.

– Форумда мондый сөйләшүләр шактый күп булды. Аларның тематикасы шулай ук төрле иде – инфраструктураны яңарту, фәнни-техник хезмәттәшлек, предприятиеләребезнең технологик үсеше, бу өлкәләрдәге яңа проектлар, авыл хуҗалыгының киләчәге һәм башка бик күп мәсьәләләр, – дип хәбәр итте Рөстәм Хәмитов. – Инвесторларның һәм җитештерүчеләрнең республика белән кызыксынуы көчле. Әлеге очрашулардан соң Башкортстан сәнәгате яңа сулыш алыр, дип уйлыйм. Безгә яңа инвесторлар килер, яңа объектлар төзелер. Әлбәттә, бу дәвамлы процесс, ләкин нәкъ шундый форумнарда киләчәк бәйләнешләрнең нигезе салына.
Читайте нас: