Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
22 Май 2018, 11:38

Юлның сыйфаты битумга бәйле

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Салават шәһәренә эш сәфәре барышында нефть юл битумнары җитештерүдә махсуслашучы “Битум” заводында булды.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Салават шәһәренә эш сәфәре барышында нефть юл битумнары җитештерүдә махсуслашучы “Битум” заводында булды. 1991 елда нигез салынган предприятие Башкортстан һәм күрше төбәкләрнең юл-төзелеш оешмаларын продукция белән тәэмин итә.


Мәгълүм булуынча, юл битумы сыйфатын арттыруга республика Башлыгы зур игътибар бүлә. Аның кушуы буенча, узган елда төбәктә “СПАС” системасы кертелә башлады. Бу – асфальт составын транспорт йөкләнешен һәм климат шартларын исәпкә алып проектлау өчен инновацион технология.

Әлеге системага ярашлы яңа стандартлы битум җитештерү өчен 2017-18 елларда предприятие техник яктан җиһазландырыла. Инвестицияләр күләме 500 миллион сум тәшкил итә.

Моннан тыш, предприятиедә заманча лаборатория булдырылган. Рөстәм Хәмитов аның эшчәнлеге белән танышты, биредә үткәрелүче сынаулар ысулы белән кызыксынды.

Республика Башлыгы агымдагы елда төбәктә юлларга капиталь ремонт үткәрүдә заманча битумны активрак файдаланырга кушты.
Читайте нас: