Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
8 Май 2018, 11:28

Русия Президенты инаугурациясе үтте

7 майда Владимир Путин Русия Президенты вазыйфасын башкаруга кереште.

7 майда Владимир Путин Русия Президенты вазыйфасын башкаруга кереште. Инаугурация Кремльнең Зур сараенда үтте. Владимир Путинның сәяси карьерасында бу — дүртенче инаугурация тантанасы. Ул алдагы алты елда дәүләткә җитәкчелек итәчәк.


Исегезгә төшереп үтәбез, 18 мартта узган Президент сайлауларында Русиянең бүгенге җитәкчесе Владимир Путин җиңеп чыкты. Владимир Владимирович өчен сайлаучыларның 76,7 проценты (56,43 миллион кеше) тавыш бирде. 2000 елда ул сайлауда — 52,94 (39,74 миллион кеше), 2004 елда — 71,31 (49,563 миллион кеше), 2012 елда 63,6 процент (45,602 миллион кеше) тавыш җыйган иде.

Инаугурациядән соң Президент Дәүләт думасына карау өчен Русия Хөкүмәте Премьер-министры кандидатурасын тәкъдим итәчәк.

Инаугурация тантанасы “Беренче канал”, “Россия 1”, “Россия 24”, “НТВ”, “ОТР” һәм “МИР” телевизион каналларында, шулай ук, “Вести.ру” сайтында туры эфирда күрсәтелде.

Тантанада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.
Читайте нас: