Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
11 апрель 2018, 18:55

Аскынлылар Уфа сәхнәсендә

Башкорт дәүләт филармониясенең зур залында мөһим чара үтте. “Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге белән яши йөзьяшәр Башкортстан” фестиваль-марафоны чикләрендә районыбыз вәкилләре үз казанышларын күрсәтте. Кунаклар районның иҗади коллективлары башкаруында чагу музыкаль һәм хореографик чыгышлар карады.

Башкорт дәүләт филармониясенең зур залында мөһим чара үтте. “Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге белән яши йөзьяшәр Башкортстан” фестиваль-марафоны чикләрендә районыбыз вәкилләре үз казанышларын күрсәтте. Кунаклар районның иҗади коллективлары башкаруында чагу музыкаль һәм хореографик чыгышлар карады.
Фойеда төбәгебезнең уңышларын һәм бай тарихын чагылдырган күргәзмә оештырылды. Исегезгә төшерәбез, 2017 елның декабрендә Уфада Башкорт дәүләт филармониясендә “Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге белән яши йөзьяшәр Башкортстан” фестиваль-марафоны башланды. Барлык муниципаль берәмлекләрдән иҗади программалар эстафетасы республика оештырылуының 100 еллыгына багышланган. Аны Бөтендөнья башкортлары корылтае, БР Мәдәният министрлыгы, БР Дуслык Йорты, БР шәһәр округлары һәм муниципаль район хакимиятләре оештыра. Һәр атна эстафета бер районнан икенчесенә тапшырыла. 3 апрельдә архангельлеләрдән фестиваль штандартын район Советы секретаре Рима Нәбиуллина кабул итте. 2019 елга кадәр республиканың барлык муниципаль берәмлекләре Уфа сәхнәләрендә үз районнары белән таныштыра. Марафон республиканың бердәм социаль-мәдәни даирәсен булдыруга, шулай ук Башкортстанның бай тарихи һәм мәдәни мөмкинлегенә ия төбәк буларак, имиджын ныгытуга юнәлтелгән.
Фестиваль районның бию һәм вокаль ансамбльләре коллективларының музыкаль номерлары белән үрелеп бара. Җырчылар Вилдан Әбраров, Марат Шәйбаков, Чулпан Гафурҗанованың чыгышлары тамашачылар күңелен чын-чынлап әсир итте.
Моңардан тыш, милли ашлардан бай күргәзмә тәкъдим ителде. Район хатын-кызлар советы һәм Үрмияз авыл Советының “Ак инәйләр коры” җәмәгать оешмасы көче белән милли ашлардан (буза, корыт, катык, сөзмә, итле һәм кабак, балык бәлешләреннән алып үзләре пешергән “Графские развалины” торты, киндер-сюрпризга кадәр) өстәл әзерләделәр.
Читайте нас: