Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
3 апрель 2018, 12:11

Хуҗалыкта чүп яндыру

Яз башы салкын булды һәм озакка сузылды.

Яз башы салкын булды һәм озакка сузылды. Авыл кешесе кайчан, ниһаять, җир ак юрганыннан арыныр һәм бакча эшләренә тотынып булыр, дип түземсезлек белән көтә. Һәм, беренче чиратта, участогын чүп-чардан, узган елгы үсемлек калдыкларыннан чистартырга тели. Ә менә аларны яндырырга ярыймы соң?

Әгәр участогыгыз авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир категориясенә кермәгән булса, түбәндәге шартларда чүп яндырырга мөмкин: җилсез көн, иң якын каралтыга кадәр ара кимендә 50 метр, ә чүп яндырырга җыенган урын, территориядә янгынга каршы аерым режим кертелмәгән булырга тиеш. Моңардан тыш, “чүп” учагыгыз тирәсен 25 метр радиусында янардай материалдан чистартырга кирәк. Шул ук вакытта учакны бер кеше янгын сүндергеч яки әзерләп куйган су белән карап торырга тиеш.

Торак йорт ихатасында яки бакчада шашлык пешерергә буламы дип еш кына сорыйлар. Монда да таләпләр шундый ук: тик җилсез көнне, өйдән кимендә 50 метр ераклыкта, мангал тирәли 25 метр ут кабып китәрдәй әйберләрдән чистартылырга, ә шашлык пешерүченең мотлак янгын сүндергече булырга тиеш. Бу таләпләрнең берсе генә үтәлмәсә дә, бу инде административ хокук бозу дигән сүз. Моның өчен физик шәхесләргә — 1,5 меңнән, вазифалы шәхесләргә — 15 меңнән, юридик берәмлекләргә 200 мең сумнан алып штраф бирү каралган. Әгәр бу хокук бозулар янгынга каршы көчәйтелгән режим вакытында булса, штраф суммасы икеләтә күбрәк булырга мөмкин.

Моңардан тыш, хәзер урман белән чиктәш җир участогы булган һәркем янгын чыгу куркынычы янаган чорга аны әзерләргә бурычлы. Атап әйткәндә, урман ягыннан 10 метр киңлектә полосаны янардай чүп-чардан — коры үлән, йомычкы, такта кисәкләреннән чистартырга кирәк. Әгәр бу мөмкин булмаса, 0,5 метр киңлектә булса да полосаны чистартырга, аннары сөреп куярга кирәк.

Ачык ут куллану тыела: әлеге территориядә янгынга каршы аерым режим билгеләнгән вакытта; көчле җил чыгуга бәйле кеше эшчәнлеге өчен начар тәэсир итүче һәм куркыныч янаучы метеорологик күренешләр булганда, җил тизлеге секундына 5 метрдан артса.

Ачык ут кулланган чакта ярамый: янган (пыскыган) учакны калдырып китәргә; тиз ут кабучы һәм янучы сыекча, материалларны учакка якын куярга; чүп яндыруны балаларга кушарга; шартлаучы һәм янган чакта агулы матдәләр бүлеп чыгаручы материалларны яндырырга.

Учакны янып беткәнен көтеп, урынын туфрак (ком) белән күмеп яки су сибеп куярга кирәк. Исегездә тотыгыз, янгынны башланган чагында бер стакан су белән сүндереп була, ә бер минуттан бер чиләк су да җитмәскә мөмкин.

Петр Северухин, 64нче янгын сагы бүлеге начальнигы урынбасары.
Читайте нас: