Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
12 март 2018, 12:41

Җәмәгать күзәтчесе: хокуклар һәм бурычлар

– Җәмәгать күзәтүчесе кем ул?

– Җәмәгать күзәтүчесе кем ул?


– Ул – сайлау һәм тавышларны санау процедурасының законлылыгын контрольдә тотуда катнашучы граждан.

– Күзәтүче булу хокукына кем ия?

– Кайда яшәвенә карамастан, балигъ яшькә җиткән, актив сайлау хокукына ия Русия Федерациясе гражданы. Ләкин сайлап куелган вазыйфалардагы, РФ субъектларының югары вазыйфаларындагы кешеләр, депутатлар, урындагы хакимият башлыклары, аларга турыдан-туры буйсынучы кешеләр, судьялар, прокурорлар, сайлау комиссияләре әгъзалары бу хокуктан мәхрүм.

– Русия Президентын сайлауда күзәтүче булырга теләсәм, миңа кая мөрәҗәгать итәргә?

– Күзәтүче булырга теләүче граждан сәяси оешмага, расланган кандидатның штабына, Иҗтимагый палатага яисә коммерцияле булмаган оешмага гариза яза ала. Алар гаризаны кабул итәргә яисә кире кагарга мөмкин. Исемлек сайлау көненә 3 көн кала расланып бетәргә тиеш.

Мисалга, “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстанда “За чистые выборы” Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге актив гражданнарны җәмәгать күзәтүчесе булырга чакыра. Гаризалар “За чистые выборы” корпусының сайтында электрон формада кабул ителә.

– Моның өчен махсус белем кирәкме?

– Җәмәгать күзәтүчеләренең сайлауга кагылышлы законнарны белүе хуплана.

– Күзәтүчеләрнең бурычлары нинди?

– Мутлашу очракларын булдырмау өчен көрәшү. Аларга сайлау участокларында фото һәм видео төшерү рөхсәт ителә. Закон бозу очраклары булса, алар инструкция буенча кичекмәстән комиссия рәисенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

– Җәмәгать күзәтүчеләренең хокуклары якланамы?

– Күзәтүчене сайлау участогыннан нигезсез чыгарып җибәрү тыелган.
Читайте нас: