Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
12 март 2018, 12:28

Бюллетеньнәр урыннарга озатылды

6 мартта барлык территориаль сайлау комиссияләре дә сайлау кампаниясенең иң мөһим документларын — сайлау бюллетеньнәрен алды.

6 мартта барлык территориаль сайлау комиссияләре дә сайлау кампаниясенең иң мөһим документларын — сайлау бюллетеньнәрен алды. Аларны Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, секретаре Марина Долматова, комиссия әгъзасы Рөстәм Бикмәтов һәм аппарат хезмәткәрләре тапшырды.

Территориаль комиссия әгъзаларын алар урнашкан пунктларга кадәр Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре озата барды. Барлыгы 3 миллион 68 мең 66 данә бюллетень хәзерләнгән иде. Алар өч телдә: урыс телендә — 2 миллион 532 мең 966 данә, башкорт телендә — 348 мең 300 һәм татар телендә 186 мең 800 данә басылды. КОИБ системасын файдаланып тавыш бирү өчен 348 мең 900 данә бюллетень әзерләнде.

Шул ук көнне территориаль сайлау комиссияләре бюллетеньнәрне кабат исәпли башлады. Бюллетеньнәр участок сайлау комиссияләренә тавыш бирү көненә кимендә ике көн кала тапшырылачак. Аларны сайлау комиссияләренә полиция хезмәткәрләре озатуында тапшырачаклар. Алар, шулай ук, сайлау көненә кадәр бюллетеньнәрне тәүлек әйләнәсенә саклаячак.
Читайте нас: