Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
12 март 2018, 12:35

Башкала халыкара форумга әзерләнә

13-16 мартта башкалабыз Уфада илнең аграр тормышындагы әһәмиятле чаралар — Агросәнәгатьчеләр форумы һәм ХХVIII “Агрокомплекс” халыкара күргәзмәсе үтәчәк.

13-16 мартта башкалабыз Уфада илнең аграр тормышындагы әһәмиятле чаралар — Агросәнәгатьчеләр форумы һәм ХХVIII “Агрокомплекс” халыкара күргәзмәсе үтәчәк. Шул уңайдан, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм Башкортстан күргәзмәләр компаниясе генеральный директоры Альбина Килдегулова матбугат конференциясендә журналистлар сорауларына җавап бирде.


Быелгы форумның темасы күпкырлы һәм шуның өчен дә чарага Русиядән генә түгел, чит илләрдән галимнәр, белгечләр һәм авыл хуҗалыгы юнәлешендәге эре аграр компанияләрнең катнашырга теләк белдерүе очраклы түгел.

— Дүрт көн дәвам итәчәк форумның программасы утыздан артык юнәлештәге чараларны үз эченә ала, — диде Илшат Фазрахманов. — Аларның һәркайсы агросәнәгать тармагының аерым бер юнәлешенә багышланган. Бүген дөнья күләмендә аграр җитештерү яңа стратегик, амбициоз карашлар таләп итә. Һәм без биредә Австрия, Бавария, Чехия, Германия кебек илләрдән килгән экспертлар, белгечләр белән мөһим проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкбез.

Илшат Фазрахманов фикеренчә, Русиянең агросәнәгать тармагы якын киләчәктә “технологик сикереш”кә мохтаҗ һәм аны озакка сузарга ярамый. Чөнки дөнья күләмендәге сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр Русиядә аграр җитештерүне бүгеннән яңа баскычка күтәрүне таләп итә. Әйтергә кирәк, Башкортстан башкаласында узачак форум ил күләмендә авыл хуҗалыгы алдындагы проблемаларны фәнни нигездә хәл итәргә этәргеч бирәчәк.

Башкортстан күргәзмәләр компаниясе җитәкчесе быелгы форумның үзенчәлегенә тукталды:

— Форумга кадәр күрше Татарстанда, Чиләбе һәм Екатеринбургта урындагы телевидение аша “Агрокомплекс” күргәзмәсе турында мәгълүмат җиткерелде һәм аның нәтиҗәсе бик яхшы булды. Узган елдагыдан күбрәк фирма-предприятиеләр катнашуы да шуның белән аңлатыла. 131 компания — мондый форумда беренче тапкыр. Спикерлар саны — 162гә, ә модераторларның 26га җитүе дә Башкортстанда узган халыкара чараның әһәмияте зур булуын күрсәтә. Иң мөһиме, биредә Башкортстан агросәнәгатьчеләре үз казанышлары белән таныштыра алачак. Форум башланганчы ук республикада авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләр белән якыннан очрашырга теләк белдерүчеләр дә аз түгел иде.

Альбина Килдегулова сүзләренә караганда, халыкара күргәзмәдә федераль дәрәҗәдәге биш берлек һәм берничә ассоциация җитәкчесенең дә катнашуы көтелә. “Түгәрәк өстәл”ләрдә кече аграр бизнесны һәм кооперацияне үстерү мәсьәләләре буенча төрле фикер алышулар булачак.

Халыкара күргәзмәнең гомум мәйданы 15 мең квадрат метрдан артык. Форумда катнашырга теләк белдерүче компанияләр саны 300дән арта.

Журналистлар белән очрашуда Илшат Фазрахманов, шулай ук, республикада язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде һәм башка сорауларга җавап бирде.
Читайте нас: