Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
16 февраль 2018, 11:47

Участоклар ачылды

Илебезнең барлык почмакларында, шул исәптән безнең районда да, Русия Президентын сайлауга әзерләнү һәм үткәрүгә бәйле эшләр алып барыла.

Илебезнең барлык почмакларында, шул исәптән безнең районда да, Русия Президентын сайлауга әзерләнү һәм үткәрүгә бәйле эшләр алып барыла.

15 февральдән районда 47 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Моның алдыннан 900 санлы Завод участок сайлау комиссиясе коллективы белән очраштык. Комиссия рәисе Ләлә Сергеева хезмәттәшләрен алларына куелган бурычлар белән таныштырды. Комиссия әгъзаларының күбесе сайлаулар үткәрүдә бай тәҗрибәгә ияләр. Мәсәлән, комиссия секретаре Фәйрүзә Мостафина ун елдан артык нәкъ шушы участокта эшли, ә Мөнзия Әюпова участок комиссиясе эшендә президент сайлауларында гына да өченче тапкыр катнаша.

— Комиссия әгъзаларының барысы да йорт буйлап йөри. Һәр сайлаучы тавыш бирү көне, вакыты, урыны һәм участок сайлау комиссиясе телефоны күрсәтелгән чакыру кәгазе һәм сайлаучылар исемлегенә кертү өчен гариза бирү тәртибе турында язма һәм телдән аңлатмалар алачак. Чакыру кәгазьләре комиссия тарафыннан ике этапта таратылачак. Бу эшне башкару һәм һәркемгә сайлау турында мәгълүматны илтеп җиткерү өчен комиссия әгъзаларына үз участогы сайлаучылары исемлегенә кертелгәннәрнең яшәү урыннарын ачыклап чыгарга кирәк. Шуңа күрә халык өйләренә килгән комиссия әгъзаларына исемлекне ачыклап, төгәллек кертүгә ярдәм итсен иде. Әгәр сайлаучы һәм аның белән бер адрес буенча теркәлгәннәрдән кем дә булса яшәгән урыны буенча тавыш бирә алмый икән, 12 мартка кадәр бу көнне булачак урындагы участок сайлаучылары исемлегенә кертү турында гариза бирергә кирәк. Участок эш көннәрендә 9дан 20 сәгатькә кадәр, ә бәйрәм һәм ял көннәрендә 10нан 14 сәгатькә кадәр эшли, дежур тору оештырылган, — дип сөйләде Ләлә Исмәгъзам кызы.

Әйткәндәй, территориаль сайлау комиссиясендә участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылардан бирелүче гаризаны тутыру буенча гамәли дәресләрдә катнашты. Гомумән, участок комиссияләре сайлауларны үткәрүгә әзер. Сайлауларга әзерләнү һәм оештыру буенча берничә тапкыр укулар үтте.

Фәйрүзә Юнысова.

Автор фотосы.
Читайте нас: