Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
13 февраль 2018, 17:15

Бөредә барлык шартлар да тудырылган

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөре районында эш сәфә­рендә булып, инфраструктура һәм социаль объектлар эшчәнлеге белән танышты, муниципалитет җи­тәкчелеге белән территорияне үсте­рү перспективаларын тикшерде.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөре районында эш сәфә­рендә булып, инфраструктура һәм социаль объектлар эшчәнлеге белән танышты, муниципалитет җи­тәкчелеге белән территорияне үсте­рү перспективаларын тикшерде.


Питяково авылында ул шушында медицина ярдәме күрсәтү уңайлылыгын һәм сыйфатын яхшырту буенча программа кысаларында төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пунктын карады.
“Авыл табибы” программасы буенча районга кайткан участок терапевты Елена Петрова сүзләренә караганда, биредә катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен республика һәм район дәваханәләре белән элемтә системасы булдырылган.
Төбәк җитәкчесе төп биналарны карады, хезмәткәрләрнең эш шартларын һәм пациентларга хезмәт күрсәтү уңайлылыгын бәяләде. Район хакимияте башлыгы Александр Груздев белдерүенчә, өч ел эчендә муниципалитетта мондый төрдәге 10 пункт төзеләчәк.
Рөстәм Хәмитов авыл халкы белән аралашканда торак пунктын төзекләндерү белән кызыксынды. Соңгы елларда авыл урамнарына асфальт салынган, интернет, газ кертелгән. Су тәэминаты мәсьәләсе ачык кала. Сууткәргеч төзү буенча проект документациясе әзер.
Старопетрово авылында ул туберкулезга каршы “Тулпар” балалар шифаханәсенең Бөре филиалы эшчәнлеге белән танышты. Ел саен биредә 10-17 яшьлек 1,5 мең бала дәвалана.
Төбәк Башлыгы фитотерапия, су һәм кымыз белән дәвалау, массаж кабинетларын, китапханә һәм ашханәне карады. Баш табиб Фәрит Хисамов белдерүенчә, азык-төлек саклау һәм аш бүлмәләренә капиталь ремонт таләп ителә.
Рөстәм Хәмитов шифаханәнең блок казанлыгы төзелеше белән кызыксынды. Узган елда гражданнарны кабул итү барышында балалары “Тулпар”да даими ял итүче Светлана Овсянникова аңа шифаханәнең җылылык системасын модернизацияләү таләп ителүе мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән иде.
Узган елда Социаль максатлы программалар фонды тарафыннан әлеге максатларга бюджеттан тыш 10 миллион сум бүленде. Бүген казанлык төзелешенең монтажлау эшләре тәмамланган. Ул агымдагы елда файдалануга тапшырылачак.
Арытаба Рөстәм Хәмитов Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Бөре шәһәре һәм районы буенча филиалы эшчәнлеге белән танышты.
Филиал директоры Рәиф Кәбиров сүзләренә караганда, биредә балалы гаиләләр, ветераннар һәм авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга 70 төрдән артык хезмәт күрсәтелә. Шулай ук, балаларның җәйге ялы һәм аларны сәламәтләндерү, социаль туризм, “Өлкән яшьтәгеләр өчен халык университеты”нда өлкән яшьтәгеләрне укыту буенча социаль программалар гамәлгә ашырыла.
Әлеге вакытта филиал Күпфункцияле үзәк бүлекчәләрендә “бердәм тәрәзә” принципы буенча социаль ярдәм күрсәтүгә гаризалар кабул итү кысаларында сынау проектында катнаша.
Төбәк Башлыгы проектны арытаба үстерү перспективаларын тикшерде һәм балалы гаиләләргә аерым игътибар бүләргә кушты.
Бөре шәһәрендә республика җитәкчесе балалар йортында булды. Бүген биредә 10-18 яшьлек 26 бала тәрбияләнә. Бинада спорт һәм күнекмәләр залы, психолог, логопед кабинетлары, ял итү, тегү остаханәсе, түгәрәкләр бүлмәләре, тамашачылар залы бар. Балалар йорты территориясендә уен, хоккей һәм спорт мәйданчыклары урнашкан.
Рөстәм Хәмитов яшәү, көнкүреш һәм хезмәт күрсәтү бүлмәләрен, ашханәне карады, педагоглар белән аралашты. Балалар йорты директоры Святослав Банников сүзләренә караганда, соңгы өч елда 50дән артык бала яңа гаиләләргә урнаштырылган.
Эш сәфәре барышында төбәк җитәкчесе элекке исәп-касса үзәге бинасын карады. Якын киләчәктә биредә Эчке эшләр министрлыгының Бөре шәһәре һәм районы буенча бүлеге урнашачак. Бүлек начальнигы Айдар Зөбәеров сүзләренә караганда, элекке иске бина заманча таләпләргә җавап бирмәгән. Яңа бинада барлык шартлар да тудырылган.
Читайте нас: