Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
12 февраль 2018, 18:16

Актив һәм булдыклыларга

Яшьләргә хәзер уй-теләкләрен, планнарын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күп,

Яшьләргә хәзер уй-теләкләрен, планнарын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күп, шуларның берсе — проектлар конкурслары, төрле мәйданчыклар. Шушы максатта “Үз проектың турында әйт!” белем арттыру форумы үтте. Анда социаль юнәлештәге проектлар каралды һәм район хакимияте вәкилләре, Уфа, Салават шәһәрләре һәм Аскын авылы спикерларыннан фаһемле киңәш-тәкъдимнәр ишетү мөмкинлеге бирелде.

Кем чыннан да заман белән бергә атларга һәм уңышлы булырга тели, форум барышында үзе өчен кирәкле бик күп мәгълүмат ала алды, дип уйлыйм. Район хакимиятенең баш юристконсультанты Лилия Минһаҗева һәм икътисади үсеш буенча бүлекнең баш белгече Олеся Смирнова муниципалитетлар дәрәҗәсендә социаль ярдәм төрләре белән таныштырды. Яшьләр биредә үзен күрсәтеп, күпкырлы шәхес буларак үсешергә һәм моның белән уңышлы киләчәгенә нигез салырга ярдәм итүче эшчәнлек тармаклары белән таныша алды.

Тик чарада катнашучылар “Бердәм Русия Яшь Гвардиясе” оешмасының Салават шәһәре урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Быкова үткәргән “Яшьләр эшкуарлыгы — гади һәм уңайлы” эшлекле уенында ни өчендер авырлык тойды. Шулай ук БР Корылтае кырында Яшьләр җәмәгать палатасы әгъзасы Юлия Дәүләтгәрәева белән яшьләр үзидарәсе турында әңгәмә барышында власть тармагы структурасы һәм функцияләре турында сораулар яңгырагач, җаваплар булмады.

— Димәк, яшьләребез әлегә үз мөмкинлекләрен аңлап бетерми дигән сүз. Әмма үз киләчәгеңә нигез сала башлауга нәкъ вакыт җиткән, — дип барысының күңелләрен күтәрде Юлия Фәгыйль кызы.

Аның каравы, Аскын яшьләре волонтерлар хәрәкәтендә актив катнаша икән, бу “Лидер” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Әлфинә Мамбетова белән җанлы әңгәмә вакытында ачыкланды. Ул күпләрнең волонтерлар — түләүсез эш көче, дигән фикере дөрес түгеллеген аңлатты:

— Волонтерлар эшчәнлегенең төп принциплары — беренче чиратта, иреклелек һәм ил тормышында активлык. Ирекле хәрәкәтләр эшчәнлеге күпкырлы: җәмәгать акцияләрен әзерләү һәм үткәрүдә ярдәм, белем бирү программаларында катнашу, мохтаҗларга социаль хезмәтләр күрсәтүдән гыйбарәт. Волонтерларның ил тормышындагы катнашлыгы һәрчак җәмәгать иминлегенә юнәлтелгән. Волонтерлар — түләүсез эш көче түгел. Мәсәлән, эре спорт ярышлары үткәрелгәндә аларга кыйммәтле атрибутика бушлай бирелә. Иң мөһиме — бу лидерлык сыйфатлары формалашуга ярдәм итүче бәяләп бетергесез тәҗрибә. Еш кына мондый кешеләр үз һөнәри өлкәсендә дәүләтнең социаль әһәмияттәге эшләрен чиновниклардан яхшырак аңлый.

Республика волонтерлар хәрәкәте үзәгенең яшьләр башлангычлары бүлеге белгече Александр Базуев тәкъдим иткән Бөтенрусия һәм республика яшьләр форумнарыннан чагу һәм шулкадәр көчле уңай энергетика белән сугарылган видеороликлар беркемне дә битараф калдырмады.

Тагын бер кунак — яшьләр форумнарында актив катнашучы Альбина Сәлимова форум кампанияләре чикләрендә проект эшчәнлеге буенча мәгълүмати-осталык дәресе үткәрде.

Үкенечкә каршы, үз социаль проекты белән нибары биш кеше генә чыгыш ясады, һәм урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче — Айгөл Гайдуллина “Үзенчәлегебез — табигать һәйкәлен саклыйк” (Аскын 2нче мәктәбе, 10 Б сыйныфы), икенче — Динә Исламова “Гаилә өчен парк” (Солтанбәк мәктәбе, 10 сыйныф), өченче — Оксана Кухарчук, “Башкортстан Республикасында волонтерлар хәрәкәте үсеше” проекты белән (Аскын 2нче мәктәбенең музыка укытучысы).

Тиздән булачак Русия президентын сайлаулар алдыннан “Бердәм Русия” партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Айгөл Сөләйманованың “Яшьләрнең сайлау активлыгы” лекциясендә ил гражданнарының бурычы турында искә төшерүе бик вакытлы һәм мөһим булды.

Зинира Гыйльфанова.

Автор фотосы.
Читайте нас: