Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
6 февраль 2018, 12:17

Үзәктә – социаль объектлар

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Туймазы районына эш сәфәре барышында инфра­структура, җитештерү,

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Туймазы районына эш сәфәре барышында инфра­структура, җитештерү, социаль һәм спорт объектларында булды, инвес­тиция проектларын гамәлгә ашыру перспективаларын тикшерде.



Кандра авылында төбәк җитәкчесе район торак пунктларында җылылык тәэминаты системасын модернизацияләү проекты кысаларында төзелгән яңа казанлыкны карады.

Рөстәм Хәмитов торак-коммуналь хуҗалык министры Сергей Афонин һәм муниципалитет җитәкчелеге белән районда җылылык тәэминаты системасын модернизацияләү барышын тикшерде. Инженерлык объектларының күпчелеге 1950-60 елларда төзелгән. Шулай ук, Серафимовка авылында яңа казанлык файдалануга тапшырылган, Туймазыда шундый ике объект төзелә.

Төбәк Башлыгы социаль объектларны һәм торак комплексын җылылык белән тәэмин итәргә сәләтле зур булмаган блоклы казанлыкларның нәтиҗәлелегенә игътибарны юнәлтте.

Рөстәм Хәмитов агымдагы елда файдалануга тапшырылачак заманча физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше барышы белән танышты. Аның гомум бәясе 138 миллион сум тәшкил итә.

Арытаба ул “Юбилейный” Мәдәният һәм спорт сараенда булды. Гомум мәйданы 5716 квадрат метр булган ике катлы бина 1989 елда төзелгән. 2015-16 елларда аңа өлешләтә ремонт үткәрелә. Бүген биредә 14 ансамбль, түгәрәкләр, 8 спорт секциясе эшли, 350 урынга исәпләнгән тамашачылар залы бар.

Республика җитәкчесе авылдагы башка социаль объектлар, шул исәптән гомуми белем бирү һәм музыка мәктәпләре, район дәваханәсе филиалы торышы белән кызыксынды, муниципалитет җитәкчелеге белән аларны ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләрен тикшерде.

Җегетәк авылында төбәк Башлыгы ит продукциясе җитештерүгә махсуслашкан “Җегетәк” комбинаты эшчәнлеге белән танышты.

Соңгы елларда предприятиедә колачлы технологик модернизация үткәрелә, продукция төрлелеге үзгәртелә. Әлеге вакытта чимал урындагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сатып алына. Рөстәм Хәмитов комбинатның җитештерү биналарын карады, ит эшкәртү мөмкинлекләре, продукциягә ихтыяҗ, предприятиенең үсеш перспективалары белән кызыксынды.

Туймазыда республика җитәкчесе “Корона” ортопедия матраслары фабрикасында булды. Ул җитештерү циклы белән танышты, әзер продукция складын, шәхси кибетне карады. Җәмгыять директоры Рамил Мамлеев сүзләренә караганда, фабрика продукциясе, Башкортстаннан тыш, Татарстан, Ырынбур өлкәләренә озатыла.

Арытаба төбәк Башлыгы яшелчә-җимеш эшкәртү, фасовкалау һәм саклау белән шөгыльләнүче “Туймазы-Фрут” җәмгыятендә булды. Биредә ул яшелчәсаклагычны, продукция эшкәртү цехын, әзер продукция складын карады, продукция ассортименты белән танышты, җәмгыять җитәкчелеге белән эш планнарын тикшерде.

Рөстәм Хәмитов төзелеп килүче “Туймазы-Арена” спорт комплексының икенче чиратының әзерлеген бәяләде. Объектның гомум бәясе 199,6 миллион сум тәшкил итә.

Узган елда боз сараена билгеле совет хоккейчысы һәм тренеры, комментатор, “Салават Юлаев” хоккей клубы тәрбияләнүчесе Сергей Гыймаев исеме бирелде.

Республика җитәкчесе биредә шөгыльләнүче спорт мәктәпләре укучылары белән аралашты, аларга укуда һәм спортта уңышлар теләде, урындагы үсмерләр командаларының хоккей матчын карады.

Рөстәм Хәмитов Туймазы 5нче урта мәктәбендә булып, уку бинасын реконструкцияләү мәсьәләсен тикшерде. Ул 1952 елда төзелгән. Бу максатларга якынча 200 миллион сум таләп ителәчәк.

Төбәк Башлыгы район хакимиятенә, демографик хәлне исәпкә алып, мәктәпне реконструкцияләү ихтыяҗы турында мәгълүмат әзерләргә кушты.
Читайте нас: