Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
6 февраль 2018, 12:07

Тавыш бирү көнендәге яңалыклар

Район хакимиятенең утырышлар залында Русия Федерациясе Президентын сайлауларын үткәрүгә әзерләнү буенча киңәшмә оештырылды.

Район хакимиятенең утырышлар залында Русия Федерациясе Президентын сайлауларын үткәрүгә әзерләнү буенча киңәшмә оештырылды. Аңа БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, хокукый тәэминат бүлеге мөдире Рәсих Шәмсетдинов килде.

Киңәшмә эшендә район хакимияте башлыгы Фларит Усманов, район Советы секретаре Рима Нәбиуллина, авыл биләмәләре башлыклары, территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары катнашты.

Фларит Фоат улы районда тавыш бирү көнен оештыруга бәйле хәл белән таныштырды, сайлау участоклары биналарын әзерләү, аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү, сайлау комиссияләренә закон таләпләренә ярашлы, вәкаләтләрен тормышка ашыру буенча төп юнәлешләрне билгеләде. Атап әйткәндә, ул район хакимияте тарафыннан авыл биләмәләре башлыклары, эшләр белән идарә итүчеләр һәм участок сайлау комиссияләре рәисләре белән сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр оештырылуына тукталды. Аларда сайлау участокларын кирәкле компьютер техникасы белән тәэмин итү, сайлаучылар исемлеген ачыклау эшләре, машина укый торган код белән тавыш бирү нәтиҗәләре турында протоколлар төзү технологияләрен һәм сайлаучының теркәлү урыны буенча түгел, ә булган урынында тавыш бирү мөмкинлеге биргән “Мобиль сайлаучы” технологиясен куллану тәртибенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр карала.

БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев оештыру сорауларына тукталды:

— Республикада 69 территориаль һәм 3435 участок сайлау комиссияләре, сайлаучылар вакытлыча булган урыннарда 37 участок оештырылды һәм эшли. Бүген алар тавыш бирү бүлмәләрен әзерләү, аларны техник җиһазлау, элемтә оештыру белән мәшгуль.

Хәйдәр Арслан улы шулай ук сайлау законнарында үзгәрешләргә, яңалыкларга аерым игътибар бүлеп, сайлаулар эшендә урындагы үзидарә органнары һәм территориаль комиссиясе хезмәттәшлегенә җентекле тукталды. Беренче яңалык — исемлектән төшерү таныклыкларын бетерү. Гражданин сайлау көнендә булган теләсә кайсы пунктта тавыш бирә алуы күзаллана. Ул шулай ук сайлау комиссиясен телефон яки электрон почта аша алдан кисәтә ала, әмма бу тавыш бирү эшен тизләтү өчен генә эшләнә. Сайлаучы тавыш бирү көнендә булачак урындагы участокка барып, 12 марттан да соңга калмый гариза язарга тиеш.

Икенче яңалык — тавыш бирү нокталарында мотлак веб-камералар урнаштыру. Алар тавышларны исәпләгәндә дә, бюллетень һәм протоколларны территориаль сайлау комиссиясенә тапшырганда да, нәтиҗәләрне “ГАС Выборы” программасына керткәндә дә эшләячәк. 2012 елда үткән Президент сайлауларында да видеокамералар кулланылган иде, тик эксперимент формасында гына.

Өченче яңалык — күзәтүчеләргә кагылышлы чикләүләрне бетерү, алар участокларга теләсә нинди санда килә ала.

Әгәр элегрәк аларның исемлеге территориаль сайлау комиссиясенә өч тәүлек алдан бирелсә, хәзер күзәтүчеләр алдан хәбәр итеп тормыйча юнәлтелә. Тагын бер яңалык — участок сайлау комиссияләре протоколларында QR-кодлар куллану. Ул безнең районда беренче тапкыр 2017 елда биш округта авыл Советлары депутатларын өстәмә сайлуларда кулланылды. Шулай ук меңнән артык сайлаучы теркәлгән участокларда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) кулланылачак — Русия сайлауларында сайлаучылар тавышларын исәпләү өчен электрон җайланма. КОИБ ярдәмендә тавыш бирү өчен кәгазь бюллетеньнәр файдаланыла, алар сканерлана һәм исәпләүче прибор тарафыннан укыла. Районда андыйлар икәү — Ленин һәм Совет участокларында.

Хәйдәр Вәлиев участок сайлау комиссияләре әгъзаларын сайлау хокуклары өлкәсендә закон бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралганлыгы турында кисәтте, террорчылыкка каршы чараларга аерым игътибар бүләргә кирәклеген ассызыклады. Һәр сайлаучыга барып җитәргә, тавыш бирү көнендә активлыкны тәэмин итәргә, халыкның хәбәрдарлыгын күтәрү белән шөгыльләнергә, төп сәяси кампания — 2018 елның 18 мартында РФ Президентын сайлаулар оешкан төстә үтсен өчен бар көчне салырга чакырды. Хәйдәр Арслан улы Аскын районында сайлаулар үткәрү югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм илнең быелгы төп сайлауларын да лаеклы үткәрүне теләде.

Рәсих Шәмсетдинов сайлау комиссияләре тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе һәм вакыты турында бәян итте һәм киңәшләр бирде. Киңәшмә ахырында БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе катнашучыларның сорауларына җавап бирде, барысына да уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

Фәйрүзә Юнысова.

Автор фотосы.
Читайте нас: