Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
30 гыйнвар 2018, 13:34

Гаризалар кабул ителә

Әгәр Русия Федерациясе Президентын сайлау көнендә — 2018 елның 18 мартында сайлаучы теркәлгән —

Әгәр Русия Федерациясе Президентын сайлау көнендә — 2018 елның 18 мартында сайлаучы теркәлгән — паспортта яшәү урыны күрсәтелгән җирдә булмаса, ул тавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалана ала. Бу хакта тулырак территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илшат Фатихов белән әңгәмәдә.

— Билгеле булуынча, 31 гыйнвардан сайлау көнендә теркәлгән урынында була алмаган гражданнардан гаризалар кабул итү пунктлары эшли башлаячак. Алар кайда урнаша һәм ничек эшләячәк?

— БР Үзәк сайлау комиссиясе карарына ярашлы, территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан республикада Русия Президентын сайлаулар көнендә булган урында сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризалар кабул итү буенча 109 пункт ачыла. Моңардан тыш, гаризаларны 74 күпфункцияле үзәк филиалы һәм бүлекчәсе, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы, ә 25 февральдән участок сайлау комиссияләре аша бирергә мөмкин. Әйткәндәй, мөрәҗәгать буенча гариза Русия Федерациясенең бөтен территориаль комиссиясендә, күпфункцияле үзәк филиалы яки бүлекчәсендә языла. Бу теркәлү урынына бәйле түгел.

— Әйтик, 18 мартта мин Уфада яки Русиянең башка торак пунктында булам, ди. Гариза язганда тавыш бирергә җыенган участокны күрсәтергә тиешмен, ә аның санын һәм урынын ничек белергә?

— Моны үзаллы эшләүнең ике ысулы бар. Беренчедән, Русия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында “ТИК и УИК на карте России” ссылкасы бар, аңа күчкәндә Президент сайлауларында эшләячәк территориаль һәм участок сайлау комиссияләре урыннары күрсәтелгән интерактив карта ачыла. Карта ачылгач, кулланучыдан аның булачак урынын файдалануга рөхсәт сорала. Программа картада якын урнашкан сайлау комиссияләре урынын күрсәтә. Әгәр сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә мөмкин территориаль комиссиясе билгесенә бассаң, комиссиянең аралашу мәгълүматлары чыга. Илнең башка төбәкләрендәге территориаль һәм участок сайлау комиссияләре адресларын бүлекнең эзләү системасын файдаланып табарга мөмкин. Моңардан тыш, Русия Үзәк сайлау комиссиясендә мәгълүмати-белешмә үзәге эшли. Мәгълүмати-белешмә үзәгенә шалтыратулар күпканаллы телефон: 8-800-707-2018 (+7 (495) 727-2018) буенча кабул ителә. Элемтә операторына сайлаучы тавыш бирү көнендә булачак бина адресын әйтергә тиеш. Бу адрес буенча аны сайлаучылар исемлегенә кертәчәк участок сайлау комиссиясе адресын әйтәчәкләр. Мәгълүмати-белешмә үзәге телефоны аша комиссия адресын һәм санын сорарга була. Кирәкле бөтен мәгълүмат БР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында да бар http://bashkortostan.izbirkom.ru/.

Белешмә

2018 елның 18 мартында Русия Федерациясе Президентын сайлауда булачак урыны буенча исемлеккә кертү турында гариза кабул итү пункты Аскын районында хакимият бинасында, Аскын авылы, Совет урамы, 21 санлы йорт, 4нче кабинет адресы буенча урнашкан. Эш вакыты: 2018 елның 31 гыйнварыннан 12 мартына кадәр эш көннәрендә 16-20 сәгатьтә, ял көннәрендә 10-14 сәгатьтә (территориаль сайлау комиссиясе); күпфункцияле үзәк бүлекчәсе, адресы: Аскын авылы, Совет урамы, 15, ә 25 февральдән гаризаларны участок сайлау комиссияләре кабул итә.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Наталья Пушкарева әңгәмәләште.
Читайте нас: