Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
29 гыйнвар 2018, 12:04

Һәр мәсьәлә депутатлар контролендә

Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның быелгы тәүге утырышы узды.

Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның быелгы тәүге утырышы узды. Аны парламент Рәисе Константин Толкачев алып барды. Чарада чыгыш ясап, ул агымдагы елның мөһим вакыйгаларга бай булачагын билгеләде, алдагы планнар турында бәян итте.


Билгеле булуынча, былтыр Туй­мазы һәм Бүздәк районнарында тилчә кизүе котырган иде, утырышта шушы темага яңадан әйләнеп кайттылар. Бу хакта Ветеринар һәм фитосанитар күзәтү буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Юрий Петров чыгыш ясады.

— Әлеге вакыйга акрынлап онытыла барса да, без бу мәсьәләне кон­трольдә тотабыз. Сүз гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыру чаралары һәм афәтне бул­дырмауга юнәлтелгән кисәтү эшләре турында бара. Мондый хәл кабат­ланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк, — диде Константин Толкачев әлеге хәл уңаеннан.

Утырышның көн тәртибенә административ законнарны камилләштерүгә бәйле берничә закон проекты кертелде. Аның берсе республиканың Террорчылыкка каршы комиссиясе карарларын үтәмәгән өчен админис­тратив җаваплылык кертүгә кагыла.

Чарада салым законнарын камил­ләштерүгә бәйле мәсьәләләр дә каралды. Әйтик, “Уен бизнесына салым салу турында” Башкортстан Республикасы Законының 2 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында” закон проектына кертелгән үзгәреш республика бюджетын тулыландыру һәм уен бизнесы объектлары санын киметүгә юнәлтелгән.

Депутатларның икенче башлангычы физик берәмлекләрнең милкенә салым буенча пени исәпләүне ярты елга кичектереп торуны күздә тота. Ул республика халкына салым түләү өчен уңайлырак шартлар тудыруны максат итеп куя.

Былтыр Башкортстан парламенты төбәкләрнең законнар чыгару органнары арасында Дәүләт думасына кер­тел­гән һәм федераль закон статусы алган законнар башлангычлары саны буенча әйдәүче булды. Әлеге вакытта Дәүләт думасында карауда Дәүләт җыелышының ике дистәгә якын закон башлангычы исәпләнә.
Читайте нас: