Ышаныч
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2022, 10:45

Матурлык тормышны бизи

Районыбызда кул эшләренә уңган, тырыш, актив, барысына да өлгер кешеләрнең күп булуы соклану һәм горурлык хисе уята. Кайда матурлык — шунда тормыш, шунда яхшылык.

Матурлык тормышны бизи
Матурлык тормышны бизи

Аскын авылында гомер кичерүче Рәзинә Дилмиеваның уңганлыгына, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның кул эшләре чагулыгы, күркәмлеге белән хәйран итәрлек. Нинди генә гүзәллек тудырмый ул?! Энә белән төртеп тә чигә, башка төрле чигү алымнарын да куллана, ыргак белән салфеткалар да бәйли, картиналар да эшли һәм башкалар. Аның куллары тигән мендәр тышлары, кулъяулыклар, алъяпкычлар берсеннән-берсе гүзәл, аллы-гөлле чәчкәләргә күмелә. Янып торган чагу атлас тасмалардан эшләгән гөлләмәләре, шулай ук чигелгән  картиналары күзнең явын ала. Рәзинә Фәтыйхҗан кызы чәчкәләрне төсле җепләрдән бәйләп тә эшли. Нинди генә салфеткалар бәйләми ул?! Менә шундый кешеләр турында — кулларыннан гөлләр тама, дип әйтәләр дә инде. Әйе, Рәзинә ханымның кулларына күзләр тимәсен: нигә тотынса барысын да булдыра. Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы урын алган. Матурлыкның тагын бер сыйфаты — ул тормышны ярату. Чынлап та, Рәзинә Дилмиева тормышка гашыйк кеше, дип әйтер идем мин. Бу аның кул эшләрендә ачык чагыла.

 Шуны да әйтәсе килә аш-суга да бик оста ул. Аның пешергән ризыклары телеңне йотарлык, барысы да күпереп уңа.

Рәзинә Фәтыйхҗан кызы тормыш иптәше Фәрит Нурмөхәмәт улы белән ике бала үстереп, аларга матур тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарган. Әлеге вакытта балаларына терәк-таяныч, киңәшче булып гомер итәләр. Мал да карыйлар, тавыклар үрчетәләр, ел саен күпләп бройлер чебешләр үстерәләр.

 Шулай ук бакчаларында да нинди генә җиләк-җимешләр, яшелчәләр үсми аларның. Җимеш агачлары да бик күп: виноград, алмагач, груша, терннары ишелеп уңа. Уңган ханым алардан төрле сутлар, компотлар ясый, как (пастила) коя һәм балаларына, туганнарына, күршеләренә күчтәнәчкә дә тарата. Бигрәк тә алманың үз сутыннан гына сыгып эшләгән компотын оныклары бик ярата. Ә инде яшелчәләрдән төрле салатлар каплый, ассорти ясап туңдырып та куя. Монда аңа, әлбәттә, тормыш иптәше Фәрит Нурмөхәмәт улы булыша. Фәрит абый да эшкә бик оста һәм уңган ир-егетләрнең берсе. Ул тәрәзә йөзлекләре, рамнар эшли, агач эшен бик ярата, гомумән, аның да кулыннан килмәгәне юк.

Рәзинә Дилмиева бар гомерен хезмәткә багышлаган кешеләрнең берсе. Ә инде хаклы ялга балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләп чыга. Уңган, тормышны яратучы ханым районда үткәрелгән төрле чараларда да катнашып тора, актив тормыш белән яши. Киләчәктә дә шулай сәламәт булып, тормышка куанып, балаларына шатланып кына яшәргә язсын. Рәзинә апаның күңел җылысы белән сугарылган кул эшләре тагын да туып кына торсын.

 

Матурлык тормышны бизи
Матурлык тормышны бизи
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: