Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2022, 09:45

Котлыйбыз!

Башкортстанның Аскын районы Арбаш авылында туып-үскән, хәзерге көндә Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә яшәүче кадерле киленебез, җиңгәбез Наза Әдһәм кызы Әхмәтдинованы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Юбилеең белән котлап, сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын, парлы гомер телибез. Изге дөньяның бар рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп, энебез, абыебыз белән бергә-бергә бәхетле гомер итәргә язсын.

Туган көнең — юбилеең белән,

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, бәхет-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт сине урап узсын,

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Иң изге теләкләр белән Аскын авылында яшәүче Әхмәтдиновлар, Хәтмуллиннар, Гаяновлар гаиләләре.

Безнең шушы теләкләребезгә Югары Пышма шәһәрендә яшәүче Әхмәтдиновлар, Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Әхмәтдиновлар, Шәймардановлар гаиләләре дә кушыла.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: