Ышаныч
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 Май 2022, 14:50

Бердәмлектә көч!

Күбиязлылар “Яшел Башкортстан” акциясенә актив кушылды

Бердәмлектә көч!
Бердәмлектә көч!

Тирә-ягыбызга яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы булып тора. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Кубияз  авылы халкы да “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылып агачлар утыртты.

Яна ФАП территориясенә сирень, жиләк -жимеш бирүче агачлар утыртылды. Бу эшләрне башкаруда, туфрак китерүдә Рафик Хәтипҗанов, Гатуф Вәгыйзҗанов, Фәнис Кашапов,  Радиф Гарифуллин үз техникалары белән ярдәм итте.

Шулай ук бу изге эштә авыл кешеләре дә зур өлеш кертте. Шаһиевлар, Галләметдиновлар, Рәзгать Солтанов,  Әсмә Исламова, Фәйрүзә Вәлинурова, Флүрә Закирова, Рәсимә Ахунова, Наилә Гайнанова,  Роза Гарифуллина һәм медпункт, балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, авыл Советы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары актив катнашты.

Изге теләк белән, ихлас күнелдән  утыртылган агачлар тамыр алып үсеп китәр һәм авыл халкын үзенең күркәмлеге, матурлыгы, саф һавасы белән куандырыр, дип ышанабыз.

Шулай ук фельдшер-акушерлык пункты участогына авылның тырыш, уңган агинәйләре чәчкәләр дә утыртты.

 

Бердәмлектә көч!
Бердәмлектә көч!
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: