Ышаныч
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2022, 09:25

Яшьләр эшкуарлыкка омтыла

Башкортстанда “AIESEC” яшьләр оешмасы бүлеге яшь эшкуарлар өчен белем бирү чаралары сериясен башлап җибәрде.

Яшьләр эшкуарлыкка омтыла
Яшьләр эшкуарлыкка омтыла
Әлеге чаралар Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. Беренче осталык дәресе “Йәшлек House” яшьләр киңлеге базасында узды. Очрашуның темасы — чараларны оештыру һәм бизнес-модель булдыру.

— Бүген яшьләрнең эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү — федераль тренд. Башкортстан Яшьләр эшкуарлыгын үстерүнең Бөтенрусия программасының пилот төбәкләре арасына керә. Ведомствоның профильле эш төркеме белән берлектә без әлеге юнәлеш кысаларында чаралар комплексын эшлибез. Эшкә төбәкнең яшьләр оешмалары актив кушыла, чөнки яшьләрнең тематик мастер-классларга һәм проектлар буенча консультацияләргә ихтыяҗлары арта, – дип ассызыклады Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Осталык дәресенең спикеры — студентлар өчен карьера чараларын һәм форумнарны оештыручы, маркетолог Данила Климович. Катнашучылар үз стартапларын булдыру өчен инструментлар турында белем алды һәм алган белемнәрен практикада ныгытты, үз идеяләрен халыкка тәкъдир итте.

— Очрашуда без бизнес-идеяне ничек үстерергә һәм үз стартапының бизнес-моделен булдыру турында фикер алыштык. Нәтиҗәләр буенча, һәр катнашучы алга таба эшләү өчен әзер чек-лист алды, – дип белдерде Данила Климович.

Циклның чираттагы чарасы – “Карьера төне” — студентларның һәм яшь белгечләрнең төрле өлкәләрдә әйдәп баручы компанияләр вәкилләре һәм квалификацияле белгечләр белән очрашу мәйданы булачак.

“AIESEC” – Халыкара яшьләр оешмасы, ул 18-30 яшьләрдәге кешеләр өчен халыкара алмашу һәм бушлай форумнар аша лидерлык тәҗрибәсен бирә. Оешма дөньяның 118 иленнән яшьләрне берләштерә. Уфада “AIESEC” рәсми рәвештә 2004 елда теркәлгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Яшьләр эшкуарлыкка омтыла
Яшьләр эшкуарлыкка омтыла
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-04-14/yashl-r-eshkuarlykka-omtyla-2769090
Читайте нас: