Ышаныч
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 август 2021, 22:40

Башкорт балын Путин да ярата

Илдә бал җитештерү күләме буенча Башкортстан икенче урында тора.

Башкорт балын Путин да ярата
Башкорт балын Путин да ярата

Дәүләт башлыгы 6 августта «Цемикс» заводы хезмәткәрләре һәм төзүчеләр белән очрашуда безнең традицион ризыкны - балны татып каравы турында сөйләгән.

«Мин камерага ачыктан-ачык әйтәм - бу искиткеч продукт. Барысына да тәкъдим итәм, мин үзем татып карадым, бик тә ошый», — дип белдерде Русия лидеры. Башкортстан илдә бал җитештерү күләме буенча икенче урында тора, дип әйткән Президент . Беренче урында - Приморье крае, әмма аерма зур түгел. Очрашуда дәүләт башлыгы узган ел ахырында кабул ителгән умартачылыкка ярдәм итү турындагы закон турында да искә төшерде. Республика халкы, үз чиратында, башкорт балын Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә бренд буларак дәүләт дәрәҗәсендә танытырга тәкъдим итте.

 

Фото: Pinterest

Башкорт балын Путин да ярата
Башкорт балын Путин да ярата
Автор:https://omet-rb.com/articles/s-yas-t-m-iktisad/2021-08-07/bashkort-balyn-putin-da-yarata-2454038
Читайте нас: