Ышаныч
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2021, 09:15

Уртача керемле гаиләргә - яхшы торак

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм төбәк "Росреестр"ы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатларында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

Уртача керемле гаиләргә - яхшы торак
Уртача керемле гаиләргә - яхшы торак
Документка "Росреестр" җитәкчесе Олег Скуфинский һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров кул куйдылар. Әлеге килешү кысаларында яклар гражданнар һәм бизнес мәнфәгатьләрендә төбәк икътисадын үстерү максатларында җир кишәрлекләре турында белешмәләр алмашуны оештыра.

Килешүгә кул куелганнан соң, мондый җир кишәрлекләре турында яңа «Төзелеш өчен җир» сервисында мәгълүмат пәйда булачак, ул халык өчен кадастр картасында урнаштырылачак.

- Яңалык потенциаль инвесторлар, эшкуарлар һәм гражданнар онлайн-режимда Ачык кадастр картасында торак төзү өчен яраклы җирләрне сайлап алсын һәм бәяләсен өчен кирәк. Сервис башкарма хакимият органнары, урындагы үзидарә органнары конкрет объект буенча мөрәҗәгать итү формасын тутыра һәм аны вәкаләтле органга җибәрә алырлык кызыксынган затлар арасында элемтә булдырырга мөмкинлек бирәчәк ,- дип аңлатты Премьер-министр Андрей Назаров.

Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец әйтүенчә, төбәктә торак төзелеше максатларында җир участокларын әйленешкә кертү мөмкинлеген билгеләү буенча оператив штаб булдырылган. Исемлеккә республиканың 11 шәһәрендә: Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Салават, Нефтекама, Бәләбәй, Туймазы, Мәләвез, Дүртөйле, Дәүләкән, Яңавыл шәһәрләрендә гомум мәйданы 4,577 миллион квадрат метр булган 40 җир кишәрлеге һәм территориясе кергән.

Җир участоклары турындагы мәгълүматлар кадастр картасына кертелгәннән соң, «Төзелеш өчен җир» сервисында зәңгәр түгәрәкләр рәвешендә маркировка барлыкка киләчәк — бу Башкортстан Республикасы территориясендә торак төзелеше өчен яраклы җир участоклары.

Белешмә: гомумдәүләт проекты илдә 2019 елда гамәлгә кертелде. Аның төп юнәлешләре - уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү, ипотека кредиты ярдәмендә торак сатып алу (төзү) өчен мөмкинлекләр тудыру, торак төзелеше күләмен арттыру, шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Уртача керемле гаиләргә - яхшы торак
Уртача керемле гаиләргә - яхшы торак
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2021-08-04/urtacha-keremle-gail-rg-yahshy-torak-2449957
Читайте нас: