Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
28 апрель 2022, 14:55

Аскында да юллар сыйфатлы булачак!

Республикада әлеге максатлы эшләр “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

Аскында да юллар сыйфатлы булачак!
Аскында да юллар сыйфатлы булачак!
Агымдагы елда республика әһәмиятендәге Аскын – Көнгәк автоюлын капиталь ремонтлау буенча Күбияз һәм Урмияз авыллары арасында беренче күчмә киңәшмә булып узды. Максатлы эшләр Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

Анда Аскын районы хакимияте башлыгының төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анатолий Щербинин, “Башкиравтодор” җәмгыяте, Аскын районының юл төзү һәм ремонтлау идарәсе, “БашАльянсСтрой” оешмасы вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә берничә мәсьәлә каралды. Аерым алганда, сүз материалларны үз вакытында әзерләү турында барды. Эшләрне башкарып чыгу графигы агымдагы атна ахырына кадәр тапшырылырга тиеш, дигән карар кабул ителде.

— Яз һәм көз айларында әлеге участок һәрвакыт йөреп булмаслык хәлгә килә. Район хакимиятенә халыктан даими рәвештә мөрәҗәгатьләр килеп торды, шул исәптән, “Инцидент-менеджмент” системасы аша да, — ди Анатолий Щербинин. — Үз чиратыбызда, без төрле ведомстволарга хатлар яздык. Мәсьәлә урыныннан кузгалды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән узган елда без планлаштырылган күләмнән күбрәк ремонтлый алдык.

Билгеле булуынча, узган елда биредә асфальт-бетон эшләре 5 чакрымда башкарылган, гомум ремонт 10,4 километрда таләп ителә. Эшләрне тулысынча төгәлләү 2024 елга кадәр планлаштырылган.

 
 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Аскында да юллар сыйфатлы булачак!
Аскында да юллар сыйфатлы булачак!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-04-28/askynda-da-yullar-syyfatly-bulachak-2787310
Читайте нас: