Ышаныч
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
21 апрель 2022, 11:30

Мәчетле дәваханәсенә заманча маммограф кайтты

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Мәчетле районының Олы Устьикин үзәк район дәваханәсе яңа аппарат — скрининглы рентген маммографы «Маммо-4МТ-Плюс» алды.

Мәчетле дәваханәсенә заманча маммограф кайтты
Мәчетле дәваханәсенә заманча маммограф кайтты

Маммография аппараты сөт бизенең югары сыйфатлы рентген сурәтен тәэмин итә, ул яман шешнең иртә стадияләрен ачыклау һәм төгәл диагноз кую өчен кирәк.
Аппаратның югары җитештерүчәнлеге үткәрү сәләтен арттыруга мөмкинлек бирә, бу — мөһим өстенлек булып тора.
Маммографның төп өстенлекләре — эксплуатациянең гадилеге һәм ышанычлылыгы, пациент һәм персонал өчен нурланышының түбән дозасы, экспозиция параметрларын автомат рәвештә сайлап алу режимы.
— Аппарат югары җитештерүчәнлеккә ия, бу пациентларның зур агымы вакытында скрининг тикшеренүләрен үткәрү тизлегендә уңай чагылыш табачак, - дип ассызыклый Олы Устьикин дәваханәсенең баш табибы Булат Садыйков.

Фото: https://bash.news/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Мәчетле дәваханәсенә заманча маммограф кайтты
Мәчетле дәваханәсенә заманча маммограф кайтты
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-04-21/m-chetle-d-vahan-sen-zamancha-mammograf-kaytty-2778228
Читайте нас: