Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
21 апрель 2022, 11:35

Бюджет урыннары арттырыла

2022-2023 уку елында Башкортстан югары уку йортларында электроника өлкәсе белгечлекләре өчен 219 бюджет урыны булдырылган. Бу хакта БР Фән һәм мәгариф министрлыгы хәбәр итә.  

Бюджет урыннары арттырыла
Бюджет урыннары арттырыла

2022-2023 уку елында Башкортстан югары уку йортларында электроника өлкәсе белгечлекләре өчен 219 бюджет урыны булдырылган. Бу хакта БР Фән һәм мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

   Әлеге юнәлеш буенча кирәкле белгечләрне республиканың өч югары уку йорты – Уфа дәүләт авиация техник университеты, Башкорт дәүләт университеты һәм М. Акмулла ис.Башкорт дәүләт педагогия университеты – әзерли.

   Бүгенге санкцияләр шартларында электроника юнәлешен үстерү Русия өчен аеруча мөһим. Безнең илнең бу өлкәдә үсеш потенциалы бик зур, ләкин моның өчен безгә һөнәри кадрлар әзерләү кирәк.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча югары уку йортларында бюджет урыннары арттырыла бара. Быел, мәсәлән, “Электроника, радиотехника һәм элемтә системалары”, “Нанотехнологияләр һәм наноматериаллар”, “Материаллар технологияләре” юнәлешләре белгечлекләре буенча 24,5 бюджет урыны бүленгән.

Фото: techrocks.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Бюджет урыннары арттырыла
Бюджет урыннары арттырыла
Автор:https://omet-rb.com/articles/milli-proektlar/2022-04-20/byudzhet-urynnary-arttyryla-2777918
Читайте нас: