Ышаныч
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
20 апрель 2022, 09:40

"Минем хезмәт династиясе" конкурсы старт ала

Ул яшьләрдә әти-әниләренең һөнәренә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итәчәк.

"Минем хезмәт династиясе" конкурсы старт ала
"Минем хезмәт династиясе" конкурсы старт ала

Башкортстанда студентлар һәм һөнәри белем бирү оешмалары преподавательләре өчен һөнәри белем бирүне модернизацияләү елына багышланган «Минем хезмәт династиясе» республика конкурсы старт алды.

- Конкурс берничә дистә ел дәвамында эшләүче талантлы һәм хезмәт сөючән династияләрне ачыклау, аларның шәһәрнең, төбәкнең, республиканың икътисады һәм социаль төзеклеге үсешенә керткән өлешен билгеләү, шулай ук гаилә хезмәт традицияләрен тергезү, саклау һәм үстерүгә ярдәм итү өчен үткәрелә. Төбәктә мондый династияләр күп, без студентларның да алар белән горурлануын телибез, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Конкурс ике этаптан тора. Беренче этапта гариза һәм аңлатма язуы бирергә кирәк. Анда һөнәри өлкәдә династия әгъзаларының гомум хезмәт стажы, дәүләт бүләкләре, шулай ук династиянең барлык вәкилләренә тапшырылган урындагы үзидарә органнары бүләкләре; хезмәт династиясе әгъзалары тәкъдим иткән уйлап табулар саны, рационализаторлык тәкъдимнәре; һөнәри осталык, җәмәгать эше конкурсларында катнашуы күрсәтелә. Икенче этап Ишембай нефть коддеджы базасында уздырылачак, анда катнашучылар конкурс эшләрен яклаячак.

Конкурс йомгаклары буенча ике номинация буенча җиңүчеләр сайлап алына: «Минем хезмәт династиясе» һәм «Нефть-газ тармагының хезмәт династиясе».

Конкурсны «Башкортстан Республикасы алдан һөнәри әзерлек үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе һәм Ишимбай нефть көллияте оештыралар. Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" гомумдәүләт проектының республикада нәтиҗәле гамәлгә ашырылуын да күрсәтәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
"Минем хезмәт династиясе" конкурсы старт ала
"Минем хезмәт династиясе" конкурсы старт ала
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-04-16/minem-hezm-t-dinastiyase-konkursy-start-ala-2771976
Читайте нас: