Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
15 апрель 2022, 09:30

Милек теркәү җиңелләшә

Ипотека гаризасы 24 сәгать эчендә теркәлә.

Милек теркәү җиңелләшә
Милек теркәү җиңелләшә

 Росреестрның Башкортстан идарәсе белдерүенчә, 2022 елның беренче кварталында ипотека теркәү өчен 19,8 мең гариза бирелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,6 процентка күбрәк.

Гаризаларның гомуми саныннан 58 проценты электрон рәвештә кабул ителгән. 2021 елның беренче кварталында бу күрсәткеч бары тик 41процент булган. "Электрон" гаризаларның иң күп саны 2022 елның февралендә алынган (барлык ипотека гаризаларының 59%).

- 2021 елдан башлап, "1 көн эчендә электрон ипотека" проекты тормышка ашырыла. Бу документларны электрон рәвештә тапшырганда 24 сәгать эчендә ипотеканы теркәү мөмкинлеген күрсәтә. Электрон теркәлү өчен документлар күчемсез милек кредитка алынганда банклар аша, шулай ук ​​төзүчеләр тарафыннан бирелә ала, - дип аңлатма бирә Башкортстан Росреестры җитәкчесе Петр Клец.

Шунысын да әйтергә кирәк, ипотеканы электрон теркәү "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектын тормышка ашыру күрсәткечләренең берсе. Ул күчемсез милекне теркәү өлкәсендә процедураларның эффективлыгын күтәрү өчен эшләнә.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Фото: ufa.rbc.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Милек теркәү җиңелләшә
Милек теркәү җиңелләшә
Автор:https://omet-rb.com/articles/milli-proektlar/2022-04-14/milek-terk-i-ell-sh-2768485
Читайте нас: