Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
8 апрель 2022, 10:45

Ә син ГТО тапшырдыңмы?

Аскын районының “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында ГТО нормативын тапшыру оештырылган.  

Ә син ГТО тапшырдыңмы?
Ә син ГТО тапшырдыңмы?

Аскын районының “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында ГТО нормативын тапшыру оештырылган. Чаралар 6 һәм 13 апрельдә үтә. 7 апрельдә – Упканкүл, 14 апрельдә Үрмияз авылларына чыгу да каралган. 
ГТО нормативын тапшыру “Демография” милли проектының “Спорт – яшәү рәвеше” проектын тормышка ашыру чикләрендә алып барыла, дип хәбәр итә Аскын районы хакимиятенең мәгълүмәт-аналитика бүлеге. 

– ГТОның электрон мәгълүмат базасында Аскын районыннан 4296 кеше теркәлгән. Алар арасыннан 2021 елда 811 кеше исәпләнгән. Елына 44 тапкыр ГТО нормалары тапшыру оештырылган. ГТО нормативлары 1190 кешедән кабул ителгән, бу үткән ел күрсәткечләре белән чагыштырганда бик яхшы күрсәткеч. 2021 елда төзелгән рейтинг нәтиҗәләре буенча Аскын районының тест үткәрү үзәге Башкортстандагы 63 үзәк арасында 15нче урында, – ди “Батыр” физкультура-савкытыру комплексы директоры Илһам Нурмөхәмәтов. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Ә син ГТО тапшырдыңмы?
Ә син ГТО тапшырдыңмы?
Автор:https://omet-rb.com/articles/milli-proektlar/2022-04-08/sin-gto-tapshyrdy-my-2761226
Читайте нас: