Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
6 апрель 2022, 12:25

Ташламалы ипотека программасы саклана

Русиядә ташламалы ипотека бирү параметрларын киңәйтәчәкләр.

Ташламалы ипотека программасы саклана
Ташламалы ипотека программасы саклана

Башкортстанда 2022 елның ике аенда торак тапшыру 1,4 тапкыр арткан. «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Торак» төбәк проекты кысаларында 595,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Март башына республикада күпфатирлы торак йортларны төзүгә гамәлдәге 297 рөхсәт язуы бирелгән.

Русиядә ташламалы ипотека программасы саклана һәм лимитлар арта. Ил Хөкүмәте, катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, русиялеләр өчен торак сатып алу һәм торак шартларын яхшырту өчен бөтен чараларны күрә.

Әйтик, 2022 елның 1 апреленнән ташламалы программа кысаларында башкала төбәкләрендә (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе) - 12 миллион сумга кадәр, калган төбәкләрдә 6 миллион сумга кадәр ипотека алырга мөмкин.

Гаилә ипотекасы шартлары саклана - аны шулай ук 6 процент, авыл ипотекасы - 3 процент, ә Ерак Көнчыгышныкын 2 процент итеп алырга мөмкин. Ә ана капиталын индекслау ел башында шулай ук русиялеләрнең торак шартларын яхшырту мөмкинлекләрен киңәйтә.

«Бу торак шартларын яхшыртырга теләгән гражданнарыбызга да, төзелеш бизнесына да ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ул хәзер динамик рәвештә үсә, һәм мондый юнәлешне саклап калу мөһим», - дип шәрехләде күрелә торган чараларны Премьер-министр Михаил Мишустин.

Русия Хөкүмәте торакка һәм төзелеш материалларына бәяләр үсешен тоткарлау өчен чаралар күрә, заемчыларга кредит бирүче банкларга субсидияләр хисабына төзелешне туктатырга җыенмый.

Автор:Резида Валитова
Ташламалы ипотека программасы саклана
Ташламалы ипотека программасы саклана
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-04-05/tashlamaly-ipoteka-programmasy-saklana-2757741
Читайте нас: