Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
6 апрель 2022, 12:30

“Авыр булачак, ләкин без җиңеп чыгычакбыз!”

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Телеграмм”да пост урнаштырган.  

“Авыр булачак, ләкин без җиңеп чыгычакбыз!”
“Авыр булачак, ләкин без җиңеп чыгычакбыз!”

“Соңгы айда күп кенә чит ил компанияләре бездән китү аркасында хезмәт базарындагы хәл иң фикер алыша торган темаларның берсенә әверелә. 2020-22 елларда, пандемия белән бәйле кризиска карамастан, без эшсезлек дәрәҗәсен 1993 елдан иң түбән билгедә тотып кала алдык - 4,3 процент.

Инде хәзер үк шуны аңлау бар, хезмәт базары якындагы бер-ике елда шактый үзгәрәчәк һәм тагын импортны алыштыруга йөз тотачак - башка чыгу юлы юк. Үз вакытында азык-төлек контрсанкцияләре аркасында борчылдык - әмма импортны алыштыру сәясәте поставкалар белән өзеклекләрдән саклады гына түгел, ә авыл хуҗалыгын ныгытты да. Бу юлы хезмәт базарының аерым сегментлары төрле дәрәҗәдә үзгәрәчәк.

Мисаллар китерәм. Үсеш зонасы бизнес булачак, бигрәк тә импортны алыштыру өлкәсендә: базарда элек чит ил компанияләре белән мәшгуль булган позицияләр бушатыла, ә вакуум, белгәнегезчә, икътисадта булмый - бу ихтыяҗны каплаучы табыла. Дәүләт, аерым алганда, логистика чылбырның төшеп калган звеноларын алыштыра ала торган стартапларны хуплаячак. Без республикада өстәмә рәвештә импортны алыштыру үзәген булдырдык, мондый башлангычларны озату, яңа партнерлар һәм продукция сату базарларын эзләүдә ярдәм итү өчен.

Кризиска каршы менеджерлар һәм финанс консультантлары һөнәре беркайчан да булмаганча актуаль булачак.

Эшче һөнәрләре яңа популярлык казаначак - аларның вәкилләре бүген үк дефицитта. Без республикада элек тә урта махсус белем бирүне модернизацияләүгә актив рәвештә инвестицияләр керттек, ә быел аңа тагын 1 миллиард сум салырга планлаштырабыз.

Аерым урынны IT-компанияләр алачак - аларга моңарчы булмаганча ярдәм күрсәтелә.

Төзелеш белән шундый ук хәл, мин инде язганча, күп тармаклар үсешенең синергик нәтиҗәсе һәм нәтиҗәле кризиска каршы инструмент булып хезмәт итә.

Тормышны тәэмин итү белән бәйле кирәкле тармаклар калачак: азык-төлек продуктлары, ритейл, фармацевтика һәм медицина сәнәгате.

Бюджет оешмаларында һәм эре нефть чыгару сәнәгатендә тотрыклылык саклана - моның өчен барлык чаралар күрелә, ныклык запасы бар.

Шуны да әйтергә телим: әйе, чит ил оешмалары клиентка юнәлеш алган белгечләрне әзерләүгә күп акча салды, аларны югары сыйфат стандартлары буенча эшләргә өйрәтте, ләкин базардан кинәт китү контрагентларга, аннан да бигрәк, әлеге компанияләргә күп еллар биргән хезмәткәрләргә карата гадел булмаган позиция булып тора. Башкортстанда алай эшләмиләр - без килешүләрне саклыйбыз. Әлбәттә, санкцияләр бервакыт йомшарачак яки бетереләчәк һәм уенчылар Русия базарына кайтырга тели, ләкин аларны монда көтәчәкләрме - зур сорау.

Дәүләт икътисади кризис йогынты ясаган кешеләргә - эшне югалткан яки югалтырга мөмкин булганнарга; балалы гаиләләргә; пенсионерларга актив ярдәм итә. Яңадан укыту программасын колачлаячаклар. «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында тагын 200 мең кеше яңа белем алачак. Яңадан укыту программасының гомум күләме 345 мең кеше булачак. Хәзер без үзебезнең илгә санкцион басым нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм кешеләргә эшне һәм керемне саклап калырга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Авыр булчак, ләкин без җиңеп чыгычакбыз!” – дип яза Андрей Назаров.

Фото: t.me/agnazarov/99

Автор:Фануз Хабибуллин
“Авыр булачак, ләкин без җиңеп чыгычакбыз!”
“Авыр булачак, ләкин без җиңеп чыгычакбыз!”
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-04-05/avyr-bulchak-l-kin-bez-i-ep-chygychakbyz-2756744
Читайте нас: