Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
4 апрель 2022, 14:45

Яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә

Республикада Владимир Путин гамәлгә куйган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү» гомумдәүләт проекты кысаларында 25 яшькә кадәр булган Башкортстанда яшәүчеләр үз эшен ачу өчен федераль грантлар ала алачак. Дәүләт ярдәме 100 меңнән 500 мең сумга кадәр булачак.

Яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә
Яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә
Яшь эшкуарлар өчен грантлар кертүне ил Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин анонслады, дип билгеләп үтелә. Әгәр эшчәнлек Арктика зонасында алып барылса, грант суммасы бер миллион сумга кадәр артачак. Акчаларны шәхси эшкуарлар да, предприятиене гамәлгә куючылар да ала алачак; бу максатларга 2 миллиард сумнан артык акча каралган.

Элегрәк яшьләргә грант ярдәме күбесенчә социаль проектларга юнәлтелгән иде. Яңа чара яшьләргә үз эшен ачуга беренче реаль адымнар ясау мөмкинлеге бирәчәк. Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты базасында яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча эшче төркем булдырылды, ул бу юнәлештә консультация ярдәме күрсәтергә әзер.

Фото: lori.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә
Яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-04-04/yashl-rg-d-l-t-yard-me-k-rs-tel-2755132
Читайте нас: