Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
4 апрель 2022, 14:15

Балалар түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай йөри алачак

2030 елга Русиядә балаларга өстәмә белем бирү системасы тулысынча яңартылачак.

Балалар түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай йөри алачак
Балалар түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай йөри алачак

Бу "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Өстәмә белем бирүне үстерү концепциясе турындагы документны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин раслады.
Концепция ике этапта гамәлгә ашырылачак: 2022 елдан 2024 елга кадәр һәм 2025 елдан 2030 елга кадәр. Беренче чиратта, бу документ кысаларында бөтен ил буенча өстәмә белем бирүне үстерүнең максатчан моделен тарату планлаштырыла. Хәзер мондый модель 72 төбәктә кулланыла. Ул персоналаштырылган финанслауга күчүне — махсус сертификатлар бирүне күз уңында тота, алар буенча бала түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай йөри ала.


Моннан тыш, яңа уку урыннары булдыру һәм өстәмә белем бирү системасының инфраструктурасын яңарту — биналарны капиталь ремонтлау яки реконструкцияләү, яңа җиһазлар сатып алу, санлы сервислар һәм заманча контент кертү планлаштырыла. Төбәкләргә бу максатларга федераль бюджеттан субсидияләр биреләчәк. Булачак галимнәр һәм инженерлар әзерли торган технологик түгәрәкләр челтәрен булдыру һәм үстерү, яңа мәктәп музейларын, театрларын, спорт клубларын һәм медиаүзәкләрне ачу планлаштырыла. Яңа туристик маршрутлар эшләнәчәк, алар барышында укучылар үз төбәгенең тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алачак. Концепциядә инвалид балаларга һәм аларны өстәмә белем бирү системасына җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Белем бирү оешмаларында барлык кирәкле шартлар тудыру буенча эш дәвам итәчәк.


Белем бирү процессына, шул исәптән авыл балаларын укыту өчен дә, яшь белгечләрне актив җәлеп итү планлаштырыла. Яшь белгечләр өчен өстәмә ярдәм чаралары эшләнәчәк.


Ил Президенты Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә өстәмә белем бирүне үстерү концепциясен 2021 елның 1 июнендә узган Гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышы нәтиҗәләре буенча расларга кушты.

Фото: mosday.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-04-04/balalar-t-g-r-kl-rg-m-sektsiyal-rg-bushlay-y-ri-alachak-2755170
Читайте нас: