Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
1 апрель 2022, 09:35

Эчәр су чиста булсын!

Бу җәһәттән 32 яңа объект төзеләчәк.

Эчәр су чиста булсын!
Эчәр су чиста булсын!

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектына керүче "Чиста су" проектын гамәлгә ашыру буенча 32 объект төзелеше планлаштырыла, объектлар 2024 елга кадәр тапшырылачак. Бу хакта төбәкнең Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Тулаем алганда торак-коммуналь комплексын модернизацияләү буенча шактый эш башкарылды, әмма бүген безнең алда тагын да киңрәк бурычлар тора. “Чиста су” проекты кысаларында 2024 елга кадәр су белән тәэмин итүнең 32 объектын төзергә, коммуналь инфраструктураның тузу дәрәҗәсен 52,2 процентка кадәр киметергә, сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән халык өлешен 92 процентка кадәр арттырырга кирәк”, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Төбәктә инде коммуналь инфраструктураның тузу, салкын су һәм җылылык энергиясе челтәрләре буенча транспортлауда технологик югалтулар дәрәҗәсен киметүгә ирешелде. Сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән халыкның өлеше 86,8-88,1процентка кадәр арттырылган. Шулай ук "Чиста су" проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төбәктә су белән тәэмин итүнең алты эре объекты төзелгән һәм реконструкцияләнгән.

Фото: allufa.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Эчәр су чиста булсын!
Эчәр су чиста булсын!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-03-31/ech-r-su-chista-bulsyn-2751030
Читайте нас: