Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
1 апрель 2022, 09:40

Авыл хуҗалыгы продукциясен чит илгә чыгаруны ике тапкыр арттырганбыз

Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов узган елга нәтиҗә ясады.

Авыл хуҗалыгы продукциясен чит илгә чыгаруны ике тапкыр арттырганбыз
Авыл хуҗалыгы продукциясен чит илгә чыгаруны ике тапкыр арттырганбыз

2021 елда Башкортстанда авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты агымдагы бәяләрдә АКШ доллары белән 328,8 миллион тәшкил итте. Әлеге мәгълүматларны Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы АПК продукциясен экспортлауны үстерүнең федераль үзәге китерә. Шулай итеп, республика аграрийлары 167 миллион АКШ доллары тәшкил иткән план индикаторын арттырып үтәде. Чагыштырма бәяләрдә (2020 ел бәяләрендә), күрсәткечләр түбәнрәк, әмма анда да 184,6 миллион доллар.

- Әгәр өч ел элек республика, нигездә, чималны чит илгә чыгарса, мәсәлән, бөртекле культураларны, 2021 елда югары бәяле продукциягә басым ясалды, - ди республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Агроэкспортның үсеше, беренче чиратта, май чыгару тармагы һәм эшкәртү сәнәгате продукциясен, шулай ук бөртекле, сөт һәм ит продукциясен төяп җибәрүнең шактый артуына бәйле. Бүген без чимал һәм азык-төлек җитештерүне, барыннан да элек, республика ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен арттырырга тиеш. Әмма экспортны да һичшиксез үстерәчәкбез. Мәсәлән, шул ук үсемлек маен төбәк халыкка таләп ителгәнгә караганда 7 тапкыр күбрәк җитештерә. Әлбәттә, бу һәм кайбер башка тармаклар экспортка юнәлтелгән булып калачак.

Исегезгә төшерәбез, «Башкортстанда АПК продукциясен экспортлау» төбәк проекты Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: riakchr.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Авыл хуҗалыгы продукциясен чит илгә чыгаруны ике тапкыр арттырганбыз
Авыл хуҗалыгы продукциясен чит илгә чыгаруны ике тапкыр арттырганбыз
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-03-31/avyl-hu-alygy-produktsiyasen-chit-ilg-chygaruny-ike-tapkyr-arttyrganbyz-2751036
Читайте нас: