Ышаныч
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
31 март 2022, 10:55

Янгыннардан сак булыйк!

Башкортстанда урман янгыннарын сүндерү буенча зона өйрәнүләре башланды.  

Янгыннардан сак булыйк!
Янгыннардан сак булыйк!
Беренчесе 28 мартта Уфа урманчылыгы территориясендә узды.

Өйрәнүләргә Уфа, Бөре, Иглин, Нуриман, Архангель урман хуҗалыклары хезмәткәрләре һәм 10 берәмлек урман янгыннары техникасы, шул исәптән Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Экология" гомумдәүләт проекты, "Урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында сатып алынганнары җәлеп ителде.

- Чаралар урман янгыннары формированиеләренең янгыннарга ни дәрәҗәдә оператив реакция белдерүен һәм янгын сүндерү техник чараларын нәтиҗәле куллануын бәяләргә, үзара хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирде, - диде Башкортстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фаткуллин. - Барлык шартлы янгыннар да сүндерелгән, мәгълүматны тапшыруда тоткарлыклар юк. Өйрәнүләрнең бурычлары тулысынча үтәлгән.

Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы буенча зона өйрәнүләре, шулай ук, Әбҗәлил, Тирлән, Зианчура һәм Дуван урманчылыкларында узачак.

Фото: Наилә Зарипова.

 

Автор:Резеда Галикәева
Янгыннардан сак булыйк!
Янгыннардан сак булыйк!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-03-30/yangynnardan-sak-bulyyk-2749024
Читайте нас: