Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
29 март 2021, 09:20

Автобуслар хәвефсез булырга тиеш!

Үткән атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “НЕФАЗ” яңартылган автобусын карады.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Яңа машина республика башкаласы урамнарында озайлы тест-драйв үтәргә әзерләнә. Тест нәтиҗәләреннән чыгып, шәһәр маршрутларында файдалану өчен яңа машиналар сатып алу мөмкинлеге каралачак.
“Башавтотранс”дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Надир Сәмиев әйтүенчә, җитештерүчеләр машиналарны файдалану барышында килеп туган күрсәтмәләрне исәпкә алган: автобусларның пыялалы мәйданнары һәм утыра торган урыннары саны арткан, алар озынрак һәм киңрәккә әйләнгән. Болар барсы да “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты таләпләренә туры килә: чөнки шәһәр урамнарында халыкны хезмәтләндерүче автобуслар хәвефсезлек һәм уңайлылык таләпләренә җавап бирергә тиешләр.
“Безнең транспорт системасы мондый заманча автобусларга мохтаҗ,- диде Радий Хәбиров.- Без киләчәктә пассажирлар ташу челтәрен үстерергә исәплибез. Сүз зур шәһәрләр хакында гына бармый. Безгә автобус бәйләнешен авыл һәм шәһәрләр арасында да булдырырга кирәк булачак.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.

Автор : Гөлара Арсланова
Читайте нас: