Биредә мәктәп төзү 2019 елның көзендә башланды. Яңа мәгариф учреждениесенең мәйданы - 18 мең квадрат метр, ул 1225 урынга тәгаенләнгән. Объектның генераль подрядчысы җитәкчесе Илшат Әхмәтшин әйтүенчә, әле бинада эчке эшләр бара.
Сыйныф кабинетларыннан тыш, монда спорт һәм актлар заллары, туклану блогы булачак. Мәктәп территориясендә спорт һәм балалар мәйданчыклары, мини-футбол кыры эшләнәчәк.
Шуны билгеләргә кирәк: пандемия киң таралган чорда да биредә төзелеш тукталмаган. Агымдагы елның августына эшләрне тәмамларга планлаштыралар.
Фото: https://mgazeta.com/